Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!

Шушы көннәрдә Татарстанда «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясенә янәдән старт бирелде. Әлеге чара 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Хәтерләсәгез, акция беренче тапкыр 2008 елда игълан ителгән иде. Кагыйдә буларак, әлеге россиякүләм чара елга ике мәртәбә - март-апрель һәм октябрь-ноябрь айларында үткәрелә. Хокук сакчыларының бу чарага зур...

Шушы көннәрдә Татарстанда «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясенә янәдән старт бирелде. Әлеге чара 25 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Хәтерләсәгез, акция беренче тапкыр 2008 елда игълан ителгән иде. Кагыйдә буларак, әлеге россиякүләм чара елга ике мәртәбә - март-апрель һәм октябрь-ноябрь айларында үткәрелә. Хокук сакчыларының бу чарага зур игътибар бирүе юкка түгел, билгеле. "Ак үлем"гә каршы көрәштә халык ярдәменең ни дәрәҗәдә мөһим булуын алар күптән аңлады инде.
Мәсәлән, Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда уздырылган акциянең икенче этабында "ышаныч телефоннары"на республика халкыннан барлыгы 189 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Татарстанлылар наркотик сату һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр, әфьюн кулланучылар турында аеруча еш хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, хокук сакчылары әлеге шикаятьләр нигезендә 30дан артык җинаять эше ачкан, административ хокук бозулар турында барлыгы 49 протокол төзелгән...
14 март көнне исә «Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!» акциясенә янәдән старт бирелде. Шул рәвешле, халык наркотик куллану һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр турындагы мәгълүматны аноним рәвештә тиешле органнарга җиткерә ала. Шул ук вакытта аларга әлеге афәткә каршы көрәш, аны дәвалау чаралары турында да сорашып шалтырату мөмкинлеге тудырылган.
Татарстанлылар наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүматны теләсә-кайсы вакытта калдыра ала. Моның өчен түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Татарстанның наркотикларга каршы көрәш идарәсе - (843) 273-43-45;
Чаллы - (8552) 56-29-50;
Мөрәҗәгатьләрне интернет аша http://ufskn.tatar.ru сайтына да юлларга мөмкин.
"Шунысы мөһим: наркотиклар сату, тарату һәм куллану турындагы мәгълүмат акция узган чорда гына түгел, ә теләсә-кайсы вакытта кабул ителә. Халыкның да тырышлыгы куркыныч җинаятьчеләрне ачыклауда бик зур ярдәм итә ала", - дип ассызыклыйлар Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсендә.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев