Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үлемгә китергән һәлакәт: ике кешенең гомере өзелгән...

Казан - Оренбург юлының 117 нче чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Юлның әлеге өлеше Чистай районы территориясенә карый. Һәлакәт 12:37 сәгатьтә булган: 15 нче модель "Лада" һәм "Шкода Октавиа" машиналары бәрелешә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынында 2 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы эшләгән. Ике кеше һәлак...

Казан - Оренбург юлының 117 нче чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Юлның әлеге өлеше Чистай районы территориясенә карый.
Һәлакәт 12:37 сәгатьтә булган: 15 нче модель "Лада" һәм "Шкода Октавиа" машиналары бәрелешә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынында 2 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы эшләгән. Ике кеше һәлак булган. Моннан тыш җәрәхәт алучыларның берсе авыр хәлдә, икенчесе уртача авырлыкта Чистай хастаханәсенә озатылган.
Соңрак яңа мәгълүмат пәйда булды. Һәлакәт урынында "Лада" машинасының 61 яшьлек йөртүчесе һәм пассажирының гомере өзелгәнлеге хәбәр ителде. "Шкода Октавиа"ның 56 яшьлек йөртүчесе һәм 19 яшьлек пассажиры, "Лада"ның тагын бер пассажиры - 55 яшьлек кеше Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатылган.
чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/62234-үlemgә-kitergәn-һәlakәt-ike-kesheneң-gomere-өzelgәn-berseneң-hәle-avyir.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев