Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Үлемсез полк” акциясен үзебезнең Вконтакте челтәрендә дәвам итәбез

Фотоларны һәм якыныгыз турында истәлекне безнең почтага юллагыз.

undefined

Хөрмәтле райондашлар! “Үлемсез полк” – хәтер һәм горурлык акциясен үзебезнең Вконтакте челтәрендәге “Актаныш-информ” төркемендә дәвам итәбез.

Дәхшәтле сугыш елларының бар ачысын, югалтуларын татыгын Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, гомүмән, үзегезнең якыннарыгызның фотосын, исем-фамилиясен язып, кыскача истәлекләр белән (Кем ул? Кайсы авылдан? Сугыш чоры хәтирәләре белән) безнең airs16@mail.ru эл. почтасына җибәрегез. Аларны туплап, үзебезнең күп санлы әбүнәчеләребезгә җиткерербез, районыбызның елъязмасын алып барган “Актаныш таңнары” газетасында мәңгеләштерербез.

Без бердәм халык! Яүгирләребезнең батырлыкларын мәңгеләштерүдә һәркем үз өлешен кертер дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев