Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Үлемсез полк” россиякүләм акциясенә кушыл!

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә Бөек Җиңү көне уңаенннан "Үлемсез полк" россиякүләм акциясе уздырыла. Әлеге чарага татарстанлылар да бик теләп кушыла.. Кагыйдә буларак, 9 май көнне уза торган әлеге акциядә Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татыган, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат...

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә Бөек Җиңү көне уңаенннан "Үлемсез полк" россиякүләм акциясе уздырыла. Әлеге чарага татарстанлылар да бик теләп кушыла..
Кагыйдә буларак, 9 май көнне уза торган әлеге акциядә Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татыган, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнаша. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге "Үлемсез полк"ка кушыла...
Быел Актанышта "Үлемсез полк" 9 май көнне иртәнге сәгать 09.00 да район хакимияте бинасы яныннан кузгалачак. Акциядә катнашучылар Ленин урамы буенча хәрәкәт итеп, Җиңүнең 30 еллыгы урамыннан "Яшьлек" МҮ аша Җиңү паркында тукталачаклар.
Хөрмәтле райондашлар, сезнең һәммәгезне дә "Үлемсез полк" россиякүләм акциясенә актив кушылырга дәшеп калабыз. Безгә җиңү язын алып килгән ветераннарыбызга рәхмәт хисләрен бергәләп чагылдырыйк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев