Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ленар Шәех академик булды (ФОТО)

Әдәбиятны үстерүгә керткән өлеше, Кыргызстанның халык шагыйре, совет һәм төрки әдәбият классигы Омор Солтановның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехка Омор Солтановның Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы дигән шәрәфле исем бирелде, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты. Шушы көннәрдә Ленар әфәнде Бишкәк шәһәрендә...

Әдәбиятны үстерүгә керткән өлеше, Кыргызстанның халык шагыйре, совет һәм төрки әдәбият классигы Омор Солтановның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехка Омор Солтановның Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы дигән шәрәфле исем бирелде, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты.
Шушы көннәрдә Ленар әфәнде Бишкәк шәһәрендә халык шагыйренең 80 яшьлегенә багышланган бәйрәм чараларында катнашкан һәм О.Солтановның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Йолдызлы төннәр" китабын тәкъдим иткән, тантаналы төстә аны авторга тапшырган.
Әлеге җыентык "Төрки әдәбият" сериясе кысаларында иң беренче карлыгач булып басылып чыкты. Сериянең проект җитәкчесе дә, китапның төзүчесе дә, шигырьләрнең кыргызчадан тәрҗемәчесе дә Ленар үзе. Бу китап белән нәшриятның фирма кибетләрендә һәм сайтында танышырга мөмкин.
Чыганак: http://matbugat.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев