Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителде

Шагыйрь бертавыштан берлеккә алынганлыгын әйтте.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, шагыйрь Ленар Шәех Россиянең Язучылар берлегенә кабул ителгән. Ул, Советлар Союзы таркалганнан соң, ягъни соңгы 30 ел эчендә, әлеге мәртәбәле оешмага алынган беренче татар язучысы булып санала. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Ленар Шәех сүзләренчә, ул август аенда документларын тапшырган һәм Россия Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында бертавыштан берлеккә алынган. Аңа якут, башкорт һәм рус язучылары рекомендация биргән.

Россия Язучылар берлеге СССР Язучылар берлегенең (1934-1991) дәвамчысы булып санала. Татарстаннан кала һәр төбәктә аның региональ бүлекчәсе бар.
 

Ленар Шәех — Татарстан, Россия һәм халыкара әдәби премияләр лауреаты. Татар, рус, инглиз, башкорт, кыргыз телләрендә дөнья күргән егерме дүрт китап авторы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев