Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әлфия Авзаловага 87 яшь тулган булыр иде...

15 гыйнвар көнне татар халкының моң патшабикәсе Әлфия Авзаловага 87 яшь тулган булыр иде. Үзе арабызда булмаса да, аның моңлы тавышы, җырлары йөрәк түребездә яңгырап тора. Бөек җырчыбызны искә алу максатыннан, районның ветераннар оешмасының “Гәрәбә” клубы әгъзалары бу көнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта урнашкан Әлфия Авзалованың музеенда булдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән төзелгән заманча музей һәркемне үзенә җәлеп итәрлек. Аның ишекләреннән керүгә үк, үзеңне Әлфия Авзалова яшәгән мохиткә эләккәндәй хис итәсең. Гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова кунакларны җырчының тормыш юлы, музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Музей исә гадәти генә түгел. Ул интерактив. Ягъни, кеше ярдәменнән башка да, биредә син Әлфия Авзалованың тормыш юлы, иҗаты белән таныша аласың. Бу хакта Ландыш Әһлетдинова да әйтеп узды.

–Әлеге музейны ачу идеясе 2017 елда үзе вафат булганнан соң барлыкка килде. Без аны укучыбыз белән башкардык. Аның консепсиясен төзедек. Кызы Зөлфия белән аралаштык. Һәм менә ике елдан соң, шушындый мәртәбәле музей барлыкка килде. Бу, Әлфия Авзаловага багышланган беренче музей. Киләчәктә ул гимназиянең бренды булыр дип уйлыйбыз. Биредә  экскурсоводсыз да, җырчы турында барлык мәгълүматны алып була. Чөнки стендларда видео бара, – диде ул.

Чыннан да, музейда  1970 нче еллардагы радиодан Әлфия Авзалова җырлары яңгырый, Телевизордан концерты күрсәтелә.  Артистның тормышын чагылдырган фотосурәтләр, концерт афишалары куелган. Яшь чагында төшерелгән аклы-каралы фильм-клипны да карарга мөмкин. Җырчының ике концерт күлмәге эленеп тора.

Җыр-моңга гашыйк ветераннарыбыз рәхәтләнеп интерактив караокэга кушылып, Әлфия Авзалованың җырларын җырладылар.

–Әлфия Авзалованы зур хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Аның туган көнендә өлкәннәребезнең әлеге музейга килүләре зур сөенеч. Музейның гимназиядә урнашуы белән дә горурланабыз. Ул тәрбияви чара да булып тора. Укучыларыбыз бирегә кереп, Әлфия Авзалованың җырларын өйрәнәләр. Киләчәктә районның башка мәктәпләрендә укыган укучыларны да, район халкын да әлеге музейга чакырып калабыз, –диде гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова.

Ветераннарның хис-тойгылары чиксез иде. Аларның һич кенә дә Әлфия Авзалованың җырларыннан аерыласылары килмәде.

–ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан безнең ветераннар оешмасы бик күп чаралар планлаштыра. Шуның чираттагысы,  Әлфия Авзалованың туган көне уңаеннан гуманитар гимназия-интернатта оештырылган музеенда булу. Безнең өчен мактанычыбыз да, горурлыгыбыз да булган җырчының музеенда булу сөенеч. Биредә булгач, күңелдә кайбер уйлар да туды. Ландыш Филүс кызы музей белән таныштырганда, Рабит Батулла төшергән Әлфия Авзалова турындагы “Моң патшабикәсе” дигән документаль фильмы да саклана, диде. 2009 елны әлеге фильмны төшергән вакытта миңа да катнашырга туры килгән иде. Анда Әлфия Авзалова үзе дә кайткан иде. Ул вакытта Актаныш турында бик күп сюжетлар төшерелгән иде. Әмма, кызганычка каршы, ул фильмга Актаныш турындагы мәгълүматлар бик кермәгән. Киләчәктә аның караламасын булса да табып, район халкына күрсәтәсе иде, – дип фикерләре белән уртаклашты районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев.

–Без ветераннар оешмасы әгъзалары ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бөек шәхесләребез, композиторларыбыз, җырчыларыбызның әсәрләре белән танышу, аларны киләчәк буыннарга тапшыру  максатыннан бик матур эш башлап җибәрдек. Күптән түгел, Сара Садыйкованың иҗатына багышланган чара уздырган идек. Бүген Әлфия Авзалова музеена килдек. Гимназиягә килеп кергәч тә, аның матурлыгы, чисталыгы таң калдырды. Музей үзе исә искиткеч. Биредә укытучы булып эшләүче Ландыш Әһлетдинованың идеясе һәм тырышлыгы белән барлыкка килгән музей шул кадәр зәвык белән ясалган. Татар милләтен үстерү буенча бик күп эш башкарылган. Без Әлфия Авзалованың җырларын тыңлап үскән буын. Мин үзем һәрвакыт аңа ошарга тырыштым. Аның җырлары минем рухыма туры килә. Бик күп җырларын башкардым да. Әлфия апа һәрвакыт безнең күңелләрдә саклана, аның җырларын әле күп тапкырлар җырларбыз, – ди Луиза апа Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев