Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әлфия Мөхәммәтованың чираттагы җиңүе

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова бу атнада республика буенча уздырылган ике төрле иҗади конкурста җиңүгә иреште. "Коррупция: журналист карашы" журналистлар конкурсына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләрне Казан Кремлендә бүләкләделәр. Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр бәйгесендә хезмәттәшебез II урынны яулады. "Кеше һәм табигать" республика...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова бу атнада республика буенча уздырылган ике төрле иҗади конкурста җиңүгә иреште.
"Коррупция: журналист карашы" журналистлар конкурсына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләрне Казан Кремлендә бүләкләделәр. Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган республика иҗади эшләр бәйгесендә хезмәттәшебез II урынны яулады.
"Кеше һәм табигать" республика бәйгесендә дә Әлфия Мөхәммәтова II урынга лаек булды. "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелгән чарада ул "Иң яхшы радиосюжет" номинациясе буенча бүләкләнде. Хезмәттәшебезне ирешкән уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, һәрчак шулай колачлы иҗаты белән райондашларын сөендереп торуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев