Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әлифба, әлифба, беренче битеңне ачкан хәтердә...

Атнаның ял көннәрендә ел дәвамында балалар мәчетләрдә дин сабагы укыдылар. Гарәп алфавитындагы 28 хәрефне, аларның укылышын, язылышын өйрәнеп, ислам дине нигезләрен төшенеп, Коръән сүрәләре, догалар ятлап, вакытларын файдага уздырдылар. Бәйрәмдә Әнәк авылыннан 23 бала (мөгаллимәләре Гөлназ һәм Гөлсинә ханымнар), Чишмәбаш авылыннан 3 бала (мөгаллимәләре Хәния ханым), Актаныш авылыннан 21 бала...

Атнаның ял көннәрендә ел дәвамында балалар мәчетләрдә дин сабагы укыдылар. Гарәп алфавитындагы 28 хәрефне, аларның укылышын, язылышын өйрәнеп, ислам дине нигезләрен төшенеп, Коръән сүрәләре, догалар ятлап, вакытларын файдага уздырдылар.
Бәйрәмдә Әнәк авылыннан 23 бала (мөгаллимәләре Гөлназ һәм Гөлсинә ханымнар), Чишмәбаш авылыннан 3 бала (мөгаллимәләре Хәния ханым), Актаныш авылыннан 21 бала (мөгаллимәләре Дилбәр ханым) катнаштылар. Чараны карарга балалар, дәү әниләр, әниләр дә килде.
Бәйрәмне мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закирова үтемле сүзләр белән башлады:
-Хөрмәтле балалар, әниләр, дәү әниләр! Бүгенге мәҗлесебез - иң күркәм мәҗлесебез. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: "Кыямәт көнне Аллаһ Тәгаләнең гарше күләгәсе астында булучы биш төркемнең берсе - дин гыйлемен яшьләй өйрәнгәннәр". Аллаһ Тәгалә безгә күркәм кыяфәт, акыл, ихтыяр көче биргән. Без акылыбыз белән яхшыны яманнан аерырга, дөрес юлны таба белергә тиеш. Моның өчен безгә белем алырга кирәк. Дини гыйлемне дә, дөньяви гыйлемне дә - булсын алгебра, физика, химия - Аллаһ Тәгалә барлыкка китергән. Без икесен дә тигез алып барырга бурычлы. Ислам дине - борынгы, атабыз Адәм галәйһиссәламгә иңгән дин. Динебез күркәм әхлаклы, әдәпле булырга өйрәтә. Тиздән җәй җитә, урамда кендек күрсәткән яшь кызлар пәйда була. Моннан 260 еллар элек Габдерәхим Утыз Имәни: "Әдәпле кыз сәдәфле була", - дигән. Бу - гаурәтнең бер җире дә ачык булмый дигән сүз. Яшьләр арасында үз-үзенә кул салулар ешайды. Бу ислам динендә катгый тыелган нәрсә. Беркайчан да, авырлык килде, дип, башыгызга төрле начар фикерләр килмәсен. Шуңа гыйлем алырга кирәк. Гыйлемне остазлардан алу шарт. Чөнки интернеттан, дус-иштән генә алган гыйлем шикле. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: "Минем өммәтем 72 фиркага бүленер, шуның берсе генә җәннәткә керер". Фирка - ул секта дигән сүз. Шуңа күрә бик тикшерергә кирәк, анда кемнәр бар, нинди юлларда йөриләр, дип. Актанышта да, авылларда да остазларыбыз бар. Гыйлемне шулардан алыгыз. Мөгаллимәләребезгә Аллаһ Тәгалә сәламәтлек, көч бирсен. Хөрмәтле балалар, гыйлем алу - инә белән кое казу, гыйлем алудан туктамагыз, - диде.
Иң элек Әнәк авылыннан килгән балаларның күркәм тамашасын карадык. Аннан Актаныш Җәмигъ мәчетендә белем алучы балалар гадәти дәрестән бер өзек һәм скетч күрсәттеләр. Сөбханаллаһ! Рәхмәт сезгә, нәни мөслимәләребез!
"Ничек бәхетле булырга?" - дигән сорауга мәҗлесне алып баручы Фәридә туташ болай дип җавап бирде: "Бәхетле булыр өчен Аллаһ Тәгаләгә ышанырга, Аның тыйганнарыннан тыелырга, кушканнарын булдыра алганча үтәргә кирәк. Сөекле балалар, акыллы, тәүфыйклы, эш сөючән, тыйнак, юмарт, тырыш булыгыз. Әти-әниләрегезгә һәрвакыт ярдәм итегез. Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтегез. Яхшы дуслар сайлагыз. Кайбер балалар сезне аңламаса, яки көлсә, моңа сабыр итегез, чөнки Аллаһ сезнең белән, Ул сезне ярдәменнән ташламый. Һәрвакыт файдалы булган белем алырга тырышыгыз. Дини дәресләрне онытмагыз, укуыгыз дәвамлы булсын."
"Белем аланы", "Сорау-җавап" уеннарында балалар каллиграфия осталыкларын күрсәттеләр, шәмаиллар ясадылар. Зуррак кызлар җиләк-җимешләрдән матур итеп, кунак табынына куярдай композиция әзерләделәр.
Бәйрәмне йомгаклап, Зөлфия туташ мәкам белән Коръән сүрәсе укыды. Әнәктән килгән кунагыбыз Гөлсинә ханым ихластан дога кылды. Балаларны чәй өстәле әзерләп, тәм-томнар белән сыйладылар.
Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, сабыйларыбызның йөрәкләрендә кечкенәдән үк Аллаһка һәм аның илчесенә карата мәхәббәт булдырыйк. Балаларыбыз өчен һәрвакыт яхшы догалар гына кылыйк. Алар өчен начар яки каргышлы теләкләрдән сакланыйк, чөнки ата-ананың баласы өчен кылган догасы һәрвакыт кабул була. Әгәр балабыз тәрбияле, саф иманлы булса, ул безгә дөнья куанычы гына түгел, без якты дөньядан киткәч тә безнең өчен хәер дога кылып, җаныбызны шатландырып торучы булачак.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Киләчәк буыныбызны әдәпле, намуслы һәм иманлы итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев