Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Лилия Галимова татарстанлыларны даруларны алдагы көнгә дип сатып алмаска чакырды

Коронавирус инфекциясе яки ОРВИ белән авыручы һәр пациент өчен шәхси дәвалау схемасы каралган, аны табиб билгеләргә тиеш.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстан халкын даруларны алдагы көнгә дип сатып алмаска чакырды. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ул шулай дип белдерде.

«Кызганыч ки, бүгенге көндә шундый ыгы-зыгы күзәтелә – кешеләр кинәт авырып киткән очракта дарулар булмас дип куркып күпләп препаратлар сатып ала. Бу, дөрестән дә, кайбер даруханәләрдә бер өлеш препаратларның юкка чыгуына китерә», - дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне тикшерергә кушкан. Бүген Татарстанда коронавируска каршы көрәшү буенча оператив штаб вәкилләре республиканың дәүләт һәм шәхси даруханәләре җитәкчеләре белән очрашып, һәр конкрет учреждениедәге вазгыять хакында фикер алышачак.

Реклама

Татарстанлыларга табиблар киңәшен төгәл үтәргә: даруларны алдагы көнгә дип сатып алмаска, шулай ук профилактика сыйфатында белгеч рөхсәтеннән башка препаратлар кабул итмәскә кирәк. Коронавирус инфекциясе яки ОРВИ белән авыручы һәр пациент өчен шәхси дәвалау схемасы каралган, аны табиб билгеләргә тиеш, дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

«Үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга чакырам», - дип сүзен йомгаклады Галимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев