Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Лилия Муллагалиева: "Беренче баламны табуга бәйле хатирәләр бик үк яхшы түгел"

Хатын-кызның тулгагы өйдә башланса - өйдә, кырда эштә чакта булса - салам өстендә бала тапкан заманнар булган! Хәзер исә әни булырга әзерләнүчеләр өчен әллә нинди уңайлыклар тудырылган. Иң заманча җиһазлары булган бала табу йортлары, индивидуаль бала тудыру заллары, әни һәм бала бүлмәләре - тагын әллә ниләр. Бала тапкан вакытта, теләсәң...

Хатын-кызның тулгагы өйдә башланса - өйдә, кырда эштә чакта булса - салам өстендә бала тапкан заманнар булган! Хәзер исә әни булырга әзерләнүчеләр өчен әллә нинди уңайлыклар тудырылган. Иң заманча җиһазлары булган бала табу йортлары, индивидуаль бала тудыру заллары, әни һәм бала бүлмәләре - тагын әллә ниләр. Бала тапкан вакытта, теләсәң - әниең, теләсәң - ирең яныңда басып торырга мөмкин. Килешү төзеп, үзең сайлаган табибка килергә, хәтта аерым игътибарны да "сатып алырга" була…
Өч бала әнисе, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева бала табу йортындагы шартлар да, табибның квалификациясе дә мөһим дип саный. Олы улы Данилны ул Казаннның 1нче бала табу йортында тудырса, уртанчы кызы Ильвина һәм төпчеге Ильяс Республика клиник хастаханәсендә дөньяга килгән.
- Беренче баламны табуга бәйле хатирәләр бик үк яхшы түгел. Барысы да авырлык белән узды. Бала тудыру йортында персоналның мөнәсәбәте дә ошамады. Алдан табиб белән күрешеп, сөйләшеп тә куйган идек инде. Әмма ул чакта сөйләшеп бала табуларның башлангыч чоры гына иде әле. Беренче тапкыр әни булырга әзерләнгәндә, үзең дә бөтенесен белеп бетермисең. Күрәсең, нидер дөрес эшләнмәгән. Икенче һәм өченче баламны инде үз гинекологым белән киңәшләшеп, алдан барысын да җайлап, яхшылап сөйләшеп, бер үк табибта таптым. Барысыннан да - табибтан да, бала табу йортындагы шартлардан да канәгать калдым, - ди Лилия Муллагалиева.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65231-bulachak-әnigә-kaysyi-mөһim-yahshyi-shartlarmyi-әllә-tabibmyi?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев