Актаныш

“Лизинг-грант” КЕЧЕ бизнестан ЗУР бизнес ясарга мөмкинлек бирә

"Лизинг-грант" программасының беренче этабы март-апрель айларында булды. Безнең районнан 9 заявка бирелгән иде, шуның 6сы конкурска үтте, 5есенә дәүләттән субсидия бирелде. Алар инде шушы грант акчаларына техника алып, эшчәнлекләрен җанландырып җибәрделәр. Август аенда әлеге проектның икенче этабы көтелә. ТР Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрләрне яклау үзәгенең Актаныштагы вәкиле, Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасының...

"Лизинг-грант" программасының беренче этабы март-апрель айларында булды. Безнең районнан 9 заявка бирелгән иде, шуның 6сы конкурска үтте, 5есенә дәүләттән субсидия бирелде. Алар инде шушы грант акчаларына техника алып, эшчәнлекләрен җанландырып җибәрделәр. Август аенда әлеге проектның икенче этабы көтелә.
ТР Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрләрне яклау үзәгенең Актаныштагы вәкиле, Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасының Актаныштагы филиалы директоры, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрне яклау буенча җәмәгатьчелек вәкиле Булат Шәйхразыев республиканың көньяк-көнчыгышындагы 6 районга курьерлык итә. Шушы җирлекләр арасында Актанышны иң актив район дип саный. Бу, мөгаен, филиалның безнең районда урнашуы белән дә бәйледер. Узган ел районнан 11 кеше грант отты, алар да конкурска документлар туплауда шушы вәкиллекнең ярдәменнән файдаланганнар.
Булат Шәйхразыев белән әңгәмәбезне үз бизнесын булдырырга теләүчеләргә дә, тәҗрибәле эшмәкәрләргә дә тәкъдим итәбез.
- Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр күпме, алар дәүләт ярдәменә таяна алалармы?
- Районда авыл хуҗалыгы тармагын сайлаучы эшмәкәрләр арта, фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары ачыла. Бизнес белән кызыксынучылар күбәйгәннән-күбәя. Март аенда бу хәлнең шаһиты булдык. "Лизинг-грант" программасының беренче этабына старт бирелүгә, йөзәрләгән мөрәҗәгатьләр керә башлады. Монысында да аз булыр дип фаразланмый. Программаның икенче этабы башланып киткәнне көтеп ятмыйча, ниятләре бар икән, документларын бүген үк туплап куярга киңәш итәбез.
- Әлеге программа кайчаннан бирле эшли, ул үзгәрештәме?
- 2009 елдан бирле эшләп килүче әлеге программаның отышлы булуын баштагы елларда бик белеп бетермиләр, ышанмыйлар иде, хәзер кызыксынучылар күп. Баштагы чорда конверт системасы барды. Эшмәкәрләр үзләренең проектларын эшләгәнннән соң, конвертка салып, мөһерләп тапшыралар иде комиссиягә. Әгәр ниндидер вак-төяк кенә җитешмәүчәнлекләре булса да, проект төшеп кала иде. Узган елдан башлап республиканың эшмәкәрләрне яклау үзәгенең юридик, аналитик бүлекләре һәрбер заявканы җентекләп, анализлап тикшерәләр, хаталары булса, аларны төзәтүгә 10 көн вакыт бирелә. Беренче этапта 10 көнгә сыеша алмаган 3 райондашыбыз бәйгедән төшеп калды. Икенче этапта әзме-күпме күләмдә үзгәрешләр кертелсә дә, алар зур булмаячак. Шуңа күрә әзер торырга, аласы техниканы алдан белешеп, килешеп, кәгазь формаларын узган елдагыча эшли торырга киңәш итәр идем.
- Конкурс таләпләре, отыш мөмкинлекләре һәркемгә дә бертөслеме?
- Быел гаилә фермаларына өстенлек бирелер дип көтелә, аларга "Лизинг-грант" программасының отышлырак булачагын ышандыралар. Үзегез дә чагыштырып карый аласыз: башлап китүчеләр өчен килешү суммасының 45 проценты субсидияләнә, 1 елдан артык эшләүчеләргә - 30 процент, ә гаилә фермаларына 70 проценты субсидия итеп биреләчәк
- Райондашларыбыз быел дәүләттән бирелгән субсидиягә ниндирәк төрдәге җиһаз, яки техника алды?
- Лизинг-грантка безнең җирлектә тракторлар һәм төрле авыл хуҗалыгы техникасы алынды. Киров заводы сөт эшкәртү җиһазы кайтартты. Колын авылыннан Илфат Сәлахов быел беренче тапкыр фермерлык хуҗалыгы оештырып, шушы компания аша яңа техника алып, печән хәзерләүгә зур гына әзерлек белән кереп китте. Әлбәттә, авырлыклары да булды. Безнең халыкның кәгазь эше буенча тәҗрибәсе олы дип әйтмәс идем. Шуңа күрә, үз көчләре белән ерып чыга алмасын аңлаучыларга документлар туплауда ярдәм итәбез. Телефон аша да, электрон почтадан да киңәшләр бирәбез.
- Күрше районнарда нинди җиһазга өстенлек бирелә?
- Фермерлар актив катнаша. Алар чәчкечләр, комбайннар, печән чабу-җыю җайланмалары алды. Әкренләп чималны эшкәртүгә кереп баралар. Сөт, ит эшкәртү җайланмаларыннан файдалана башладылар. Сарманда "Сарман-мясо" ит эшкәртү компаниясе көчле генә эшләп килә, районда иң зур товар әйләнеше булган предприятиеләрнең берсенә әверелде. Мөслимдә "Агромастер" компаниясе кече бизнестан зур биснеска күчеп, уңышка ирешеп килә. Алар үзләренең чәчкечләрен шушы "Лизинг-грант" компаниясе аша тәкъдим итәләр. Азнакайлылар бик активлар. Төзелеш материалларыннан керамзит блок, брусчатка чыгару җиһазларын һәр районда да лизингка кайтаралар. Сәнәгать тармагының көчен арттыру максатыннан, үзләре әзерләгән продукцияне ташу өчен Газель, КамАЗ кебек транспорт чаралары алучылар һәрбер районда бар. Тегү, кондитер цехларын шушы компания аша җиһазлыйлар. Тимерчелек белән шөгыльләнүчеләр дә заявкалар белән мөрәҗәгать итәләр.
- "Лизинг-грант" акчасына техника сатып алу өчен ышанычлы компанияне сайлау җиңел түгелдер? Мондый чакта Сезнең ярдәмгә таянырга буламы?
- Әлмәттә урнашкан Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасының игътибарын авыл районнары бик сизмәде. Шушы палатаның бүлекләре, ниһаять, районнарда да булдырылды. Район җитәкчелеге белән килешенеп, әле шушы көннәрдә генә Актанышта да Сәүдә-сәнәгать палатасының филиалы ачылды. Аның төп максаты: эшмәкәрләрне бер-берсе белән аралаштыру. Бер үк эшне башкаручы эшмәкәрләр районның ике җирлегендә яшәп, хәтта бер-берсен белмәскә мөмкиннәр. Ике юнәлештән товар ташыйлар, ике юнәлештә саталар, төрле хезмәтләрдән файдаланалар. Бер төрле эш башкарган эшмәкәрләрне Сәүдә-сәнәгать палатасы аша берләштереп, чыгымнарын киметергә, күмәкләшеп эшләргә тәкъдим итәбез. Палатага әгъза итеп кабул ителгән очракта алар, әйтик, безнең юрист хезмәтеннән бушлай файдалана алалар. Республика масштабында укулар оештыруны планлаштырабыз.
- Бездә туризм бизнесы нигә һаман үсеп китә алмый?
- Һәрбер районда да авыл туризмына кагылышлы тема күтәрелә, барлык төбәкләрнең дә үз йөзе, матур табигате, данлыклы кешеләре, тарихы бар. Ләкин авылда туризм бизнесын алып барырдай белгечләр юк. Туризмның бөтен нечкәлекләрен белеп бетермәгәнлектән генә, аңа керешеп китә алмыйлар. Бу мәсьәләне җирлек халкы белән бергәләп һәм тиз араларда чишәргә кирәк.
- Өр-яңа федераль программалар көтелмиме?
- Быел "Муниципаль югарылыктагы сәнәгать мәйданчыгы" дигән яңа программа барлыкка килде. 50гә50 дигән программа. Эшмәкәр үзе теләгән техниканы үз акчасына сатып ала да, соңыннан шушы акчаның яртысын хөкүмәттән кире кайтарып ала. Бу программа әле гамәлгә кермәде, без аның бөтен нечәлекләрен белеп бетермибез. Шулай да, эшмәкәрләр нинди яңалыклар көтелгәнен никадәр алдан белеп торсалар, шулкадәр яхшырак. Карар чыгуга ук бөтен районнардан да дәррәү документ тапшыру башланачак. Шуңа күрә алдан әзерлекле булу хәерле.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: