Актаныш

Өлкән яшьтә дә укулар кирәк

Өлкән яшьтәгеләрне компьютер белеменә өйрәтү буенча укулар кирәкме? Замана таләпләре бу сорауга уңай җавап бирүне сорый. Барлык төр түләүләрне интернет аша башкару белән беррәттән, хәзер кайсыдыр оешмага бара башласаң да, алдан язылып куйдыңмы, диләр. Гадәттә, язылу интернет аша башкарыла. Телибезме-теләмибезме, компьютер белән эшли белү беркемгә дә комаучауламый. Зыяны зурракмы, әллә...

Өлкән яшьтәгеләрне компьютер белеменә өйрәтү буенча укулар кирәкме? Замана таләпләре бу сорауга уңай җавап бирүне сорый. Барлык төр түләүләрне интернет аша башкару белән беррәттән, хәзер кайсыдыр оешмага бара башласаң да, алдан язылып куйдыңмы, диләр. Гадәттә, язылу интернет аша башкарыла. Телибезме-теләмибезме, компьютер белән эшли белү беркемгә дә комаучауламый. Зыяны зурракмы, әллә файдасымы - монысын уйлап торырга вакытыбыз да, бүтән чарабыз да юк.
ТР Министрлар Кабинетының өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерга өйрәтү буенча укырга җәлеп итү турында карары 2016 ел ахырында чыкты. Шуның нигезендә, быел уку төркеме Пучы авылында тупланды. Тәҗрибәле укытучы Илдус Хәйруллин бу эшкә бик теләп алынды. Дәресләр Пучы мәктәбе бинасында алып барыла.
Шулай итеп район пенсия фонды җитәкчелегендә, район ветераннар советы, Пучы авыл җирлегенең ветераннар оешмасы, район мәгариф бүлеге ярдәме белән районда бу эш кабат җанланып китте. Әлеге курсларны оештыру соңгы ике елда тукталып торган иде. Сәбәбе - кызыксынучылар санының аз булуы. Төркем туплау өчен кимендә 10 кешенең теләк белдерүе кирәк.
Өлкән яшьтәгеләр өчен укулар бушлай үткәрелә. Соңыннан аларга сертификатлар тапшырыла.
Әлбәттә, яшьләр белән өлкәннәрне укыту арасында азмы-күпме аерма бар. Олы яшьтәгеләргә вакытны һәм түземлекне күбрәк сарыф итәргә туры килә. Компьютерны кушып-сүндерү, текстларны җыярга өйрәнү дә беренче мәртәбә компьютер артына утырган кешегә җиңел түгел. Теләк-максат куйганда, интернет браузерлары белән ничек эшләргә, дигән сорауга да җавап табып була.
- Укырга беркайчан да соң түгел, дигән хакыйкать яши. Пучы авыл җирлеге пенсионерлары моны исбатлап күрсәтәләр. Аз гына вакыт эчендә алар байтак кына мәгълүмат үзләштерделәр. Безнең төп максатларның берсе - дәүләт хезмәтләре порталы белән эшләргә өйрәтү. Бөтен төр дәүләт оешмалары алып барган хезмәтләр шушы порталда урнаштырылган, - ди район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров.
Мондый укуларны алга таба да дәвам итәргә җыеналар. Бүтән авылларда да пенсионерлар компьютер артына курыкмыйча утырып, аннан файдалана белергә тиешләр дигән максат куелган. Компьютер белеме нигезләренә өйрәтү белән генә чикләнмичә, район пенсия фонды алдагы чорда сәламәтләндерү юнәлешендәге түгәрәкләр оештыру турында да эш алып бара.
Интернет чиратларны бетерерме?
Нинди генә дәүләт оешмасына барсак та, чират дигән күренешнең әле дә саклануын күрәбез. Менә шундый этеш-төртешле чиратларны булдырмас өчен, кеше үзенә уңайлы вакытта килеп, күрсәтелгән хезмәттән файдалансын өчен электрон хезмәт күрсәтелә башлады. Район пенсия фондында да 2016 елның июль аеннан интернет аша яки телефоннан алдан язылып килү тәртибе кертелде. Шуннан соң ишек төбендә чиратлар да җыелмый башлаган.
- Көнгә 20-30 кеше алдан язылып пенсия фондына мөрәҗәгать итә. Белешмәләрне дә алу тәртибе җиңелләште, - диләр пенсия фонды идарәсе белгечләре.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: