Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өлкән яшьтәге кешеләргә машина йөртүдә чикләүләр бармы?

Күптән түгел генә интернетта бер видео карарга туры килде. Анда шактый өлкән яшьтәге бер апа машина йөртергә өйрәнә. Аның транспорт чарасы белән ничек идарә итүен күзәтү бик көлкеле һәм шул ук вакытта кызганыч иде. Шуннан соң миндә сорау туды: өлкән яшьтәге кешеләр өчен машина йөртүдә чикләүләр бармы икән? Илһам Яруллин,...

Күптән түгел генә интернетта бер видео карарга туры килде. Анда шактый өлкән яшьтәге бер апа машина йөртергә өйрәнә. Аның транспорт чарасы белән ничек идарә итүен күзәтү бик көлкеле һәм шул ук вакытта кызганыч иде. Шуннан соң миндә сорау туды: өлкән яшьтәге кешеләр өчен машина йөртүдә чикләүләр бармы икән?
Илһам Яруллин, Казан.
ЮХИДИ хезмәткәрләре аңлатканча, «Транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт алу турында»гы (24.10.2014) карар буенча, Россиядә машина йөртү таныклыгы ун елга бирелә. Законнарда машина йөртүчеләр өчен яшь буенча чикләүләр каралмаган. Медицина бәяләмәсе таныклыкны алыштырган вакытта гына тәкъдим ителә, ә ул гамәлдә булганда, өстәмә табиб тикшерүе узарга кирәкми.
чыганак: http://shahrikazan.com/news/sorau-avap/olkn-yashtge-keshelrg-mashina-yrtd-chikllr-barmy
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев