Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өлкәннәр көч сынашты

9 октябрь көнне өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ветераннарның район спартакиадасы үтте. Айдар Иманаев, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге җитәкчесе - спартакиаданың баш хөкемдары: - Ярышлар алты спорт төре буенча үтте, травмалар булмады. Өлкәннәребез спорт ярышларында да катнаштылар, шул ук вакытта үзләре әзерләп алып килгән концерт номерлары белән дә...

9 октябрь көнне өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ветераннарның район спартакиадасы үтте.

Айдар Иманаев, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге җитәкчесе - спартакиаданың баш хөкемдары:

- Ярышлар алты спорт төре буенча үтте, травмалар булмады. Өлкәннәребез спорт ярышларында да катнаштылар, шул ук вакытта үзләре әзерләп алып килгән концерт номерлары белән дә чыгыш ясадылар.

Ату ярышы ДОСААФ бинасында узса, йөзү Балалар иҗат үзәгенең "Дулкын" бассейнында булды. Төп спорт бәйгеләре, тантаналы ачылу һәм ябылу өлешләре "Актаныш" спорт комплексында үтте.

Ветераннарның бөтен төргә дә катнашасылары, һәммәсенә дә өлгерәселәре килә. Ләкин бәйге нигезләмәсе буенча бер катнашучы ике төрдән дә артык бәйгедә ярыша алмый. Әзерлек елдан-ел көчәя. Элек, Актаныш командасын узып булмый, дисәләр, быел һәммәсе дә актив булды. Киров бик көчле әзерлек белән килгән һәм ул команда беренчелегенә иреште. Иске Кормаш командасы да сынатмады, икенче урын яулады. Өченче урында Актаныш командасы. Ярышка өлкәннәребезне әзерләп килгән, алар янәшәсендә көч биреп торган җирлек башлыкларына, ветераннар оешмасы рәисләренә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев