Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өлкәннәр машина йөртү осталыкларын сынады

- Һәр елны катнашам. Узган ел, өченче ел танышкан дусларым белән аралашып, хәлләрен белештем иң элек. Яшәртеп, күңелләрне җилкендереп җибәрә бәйге, быел да бик теләп төштем. Имтихан тапшырабыз, белемнәребезне арттырабыз. Чөнки сорауларга җавапларны күрсәтеп, инструкторлар безне яңалыклар белән таныштыра. 1957 елдан бирле руль артындамын, - диде, быелның 10 гыйнварында 80...

- Һәр елны катнашам. Узган ел, өченче ел танышкан дусларым белән аралашып, хәлләрен белештем иң элек. Яшәртеп, күңелләрне җилкендереп җибәрә бәйге, быел да бик теләп төштем. Имтихан тапшырабыз, белемнәребезне арттырабыз. Чөнки сорауларга җавапларны күрсәтеп, инструкторлар безне яңалыклар белән таныштыра. 1957 елдан бирле руль артындамын, - диде, быелның 10 гыйнварында 80 яшен түгәрәкләгән Пучы авылы егете Фәндүс Басыйров.
Бәйгегә 60 яшьтән югары ир-атлар, 55 яшьтән югары хатын-кызлар - 18 кеше катнашты. Өлкәннәребезнең кәефләре шәп, осталыклары да сокланырлык. Вакытка да карала, балл системасы да кулланыла. ДОСААФ бинасында юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теоретик белемнәрен тикшергәннән соң, махсус мәйданчыкта машина йөртү осталыгын сынады өлкәннәребез 6 октябрь көнне. Җиңүчеләргә район ветераннар советының һәм ДОСААФ оешмасының дипломнары, кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.
Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр: I урын - Хөсәенова Дөлфара, II урын - Сәетова Рәсимә, III урын - Шакирова Гөлсирә. Ир-атлар арасында җиңүчеләр: I урын - Хафизов Фәрит, II урын - Мөхәммәдиев Дилшат, III урын - Солтанов Равил. "Иң өлкән хатын-кыз" номинациясендә җиңүче - Хөсәенова Дөлфара. "Иң өлкән ир-ат" - Хаҗиев Равил.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Юлларыгыз һәрчак хәерле, сәфәрләрегез уң, тормышыгыз түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев