Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өлкәннәр нигә борчыла?

Мин бу язмамда бик кечкенә мәсьәлә турында сүз кузгатмакчы булам. Әмма ләкин килеп төртелгәч, вак кына эш тә зур проблемага әйләнә. Картлык шатлык түгел дигәндәй, көч-куәт кими, хуҗалыктагы күп кенә эшләрне башкара алмыйсың, шуннан башлана борчылулар. Корылык булса да, чүбе, үләне үсә. Аны чабу өчен хәзер үткен чалгысы да юк,...

Мин бу язмамда бик кечкенә мәсьәлә турында сүз кузгатмакчы булам. Әмма ләкин килеп төртелгәч, вак кына эш тә зур проблемага әйләнә. Картлык шатлык түгел дигәндәй, көч-куәт кими, хуҗалыктагы күп кенә эшләрне башкара алмыйсың, шуннан башлана борчылулар.
Корылык булса да, чүбе, үләне үсә. Аны чабу өчен хәзер үткен чалгысы да юк, замана башка, чалгы тоткан кешене дә күрмисең. Хәзер һәр өйдә чапкыч бар. Ялгыз пенсионерның аны алырга мөмкинлеге юк.
Ишек алдын, алма бакчасының үләнен ничек чабарга, дип, аптырауга калдым. Район газетасы килгән саен белдерүләрне карыйм, чабу эшен башкаручы юк микән, дип. Гозере төшкән кешеләргә, өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан берәр оешмада штат юк микән? Акча түләп чабучы булмасмы, дип әйтмәкче булам.
Район үзәгендә берәр оешмада ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт күрсәтүче шундый штат булдырылса, яхшы булыр иде. Районда шәхси хуҗалыклар бик күп бит. Ярдәмгә мохтаҗлар бер мин генә түгелдер.
Тапкансың язар нәрсә, дип әйтүчеләр дә булыр. Менә шулай билгесезлеккә, битарафлыкка килеп бәрелгәч, язасың икән, кулыңнан эш килми башлагач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев