Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өлкәннәр үрнәк күрсәтә

Яңа елны район ветераннары җырлы-биюле бәйрәм-тамаша үткәреп тә, узган елга йомгак ясау, алдагы елга бурычлар билгеләү рәвешендә эшлекле очрашып та каршы алды. Район ветераннарының тормышын, яшәү шартларын Усы, Иске Кормаш авыл җирлекләре мисалында өйрәнгән алар. Рейд барышында өлкәннәргә медицина хезмәте күрсәтүгә, дарулар белән тәэмин итүгә, көнкүреш, яшәү шартларына игътибар иткәннәр....

Яңа елны район ветераннары җырлы-биюле бәйрәм-тамаша үткәреп тә, узган елга йомгак ясау, алдагы елга бурычлар билгеләү рәвешендә эшлекле очрашып та каршы алды.
Район ветераннарының тормышын, яшәү шартларын Усы, Иске Кормаш авыл җирлекләре мисалында өйрәнгән алар. Рейд барышында өлкәннәргә медицина хезмәте күрсәтүгә, дарулар белән тәэмин итүгә, көнкүреш, яшәү шартларына игътибар иткәннәр.
Усы җирлегендәге өлкәннәр тормышы, алар белән эш оештыру алымнары белән район ветераннар советы президиумы әгъзасы Баязит Мөхәммәтов таныштырды. Җирлектә ветераннар советы рәисе Габдулла Әхмәтгалиевның Усы авыл җирлеге белән бергәләп эшләвен үрнәк буларак тәкъдим итте ул. Усы авылы хезмәтчәннәре - "Актаныш" агрофирмасы, Качкынныкылар Нур Баян исемендәге хуҗалык составында хезмәт куйсалар да, җирлектәге 141 ветеранның һәркайсына барып җитеп эшлиләр, хәл-әхвәлләрен белешеп яшиләр. Рейд вакытында Сәкинә Хәлфиева, Әхнәф Хөсәенов, Шамил Сәүбәновның өйләрендә булып, аларның яшәү шартлары, хезмәт күрсәтү торышы белән танышылган.
Иске Кормаш авыл җирлеге ветераннар советы эшчәнлеге белән президиум әгъзасы Лира Хафизова таныштырды. Җирлектә 234 өлкәннең 36сы хезмәт ветераны, 115 сугыш чоры баласы һәм кызы тәрбиясендә Бөек Ватан сугышы ветераны -102 яшьлек Әнәс Галимов яши. Яшәү шартлары яхшы, сәламәтлегеннән зарланмый. Авыл Советы, ветераннар оешмасы, авыл фельдшеры хәлен белешеп тора.
Җирлектә карауга мохтаҗ 9 өлкән кеше бар. Аларга Айсылу Фәррахова һәм Әнисә Хөснетдинова беркетелгән. Хезмәтләре буенча өлкәннәрнең канәгатьсезлек белдергәннәре юк. Урын өстендә ятучы ике авыру бар.
Аеруча ярдәмгә мохтаҗ ялгыз карчыклар икәү. Иске Кормаштан 1942 елгы Мария Хуҗиәхмәтова һәм Кыркаентүбәдән 1927 елгы Кәшбразыева Сәлимә. Сәлимә апаның йорты бик тузган. Кышкылыкка Кадермәт авылында яшәүче туганы алып китеп тәрбияли.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ирләре фронтта үлгән тол хатыннар өчен йорт төзеп бирү турындагы федераль закон нигезендә ике кешегә йорт салып бирелгән, алты кеше фатир алган. Кызганычка каршы, Мария Хуҗиәхмәтова да, Сәлимә Кәшбразыева да бу категориягә керми.
Җирлектә халыкка медицина хезмәтен Лениза Гәрәева күрсәтә. ВОП табибы Инсаф Могътазиров атна саен килә. Медсестра, алдан ук белешеп, исемлек төзи, шуның нигезендә табиб белән өйдән-өйгә кереп авыруларны карыйлар.
Медпункттан халыкка дару сатылмый, лицензиясе юк. Шулай булса да, беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык дарулар да бар. Кирәкле даруларны сорау булганда авыл фельдшеры Актаныш аптекасыннан алып кайтып тарата.
Иске Кормаш мәктәбе укучылары тимурчылар командасы оештырган. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәр - Дүсә Вәлиева, Сәлимә Кәшбразыева, Әнәс Галимов, Динә Нуретдинова, Шәбезбаш авылыннан Фәһимә Әһлетдинова, Миңнерәшидә Шәмсиевага ярдәм күрсәтәләр.
Ветераннар советы рәисе Хәния Сәлахова 2009 елдан эшли. Һәр өлкәдә актив. Авыл Советы, мәдәният хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә. 2013 елда республика күләмендә уздырылган "Ел хатын-кызы" бәйгесенең зона этабында катнашып, призлы урын яулаган. 2015 елда район бәйгесендә "Мәдәниятле әни" буларак та җиңүче. Ветераннарның "Хәзинә" бию ансамбле җитәкчесе дә ул. Республиканың "Балкыш" фестивалендә катнашып, һәр елны призлы урын алалар. Узган ел район башлыгы призына үткәрелгән бию бәйгесендә катнашып, "Хәзинә" бию ансамбле гран-прига лаек булды.
Ике җирлекнең дә өлкәннәр белән эшләү тәҗрибәсен авыл җирлекләрендә эшләүче ветераннар советы рәисләренә семинар-күргәзмә рәвешендә күрсәтергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты президиум әгъзалары.
Республикада, районда ветераннар оешмасы төзелүгә 2017 елда 30 ел була. Шул уңайдан, ветераннар оешмалары арасында бәйге игълан ителәчәк. Бәйге кысаларында җирле оешма төзелүнең тарихын булдыру, җирлектәге ветераннар оешмаларының эшчәнлеген чагылдыручы альбом эшләү ниятләнә.
Ветераннарны социаль-хокукый яклауда һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә озак еллар дәвамында нәтиҗәле эшләгән Әтәс ветераннар советы рәисе Фаиз Гәрәевның якты истәлеген искә алып, шулай ук, куйган хезмәтләре өчен район ветераннар оешмасының президиум әгъзасы Тимер Фәрдиев, Кәзкәй ветераннар советы рәисе Хәнис Төхбәтуллин Татарстан Республикасы ветераннар союзы, җәмәгать башлангычындагы республика ветераннар оешмасы рәисе - генерал-майор Әхәт Юлашевның Грамотасы белән бүләкләнделәр.
65 яшьлек юбилее уңаеннан район ветераннар оешмасының президиум әгъзасы Мөдәрис Хановка район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев