Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Өлкәннәрне һәм инвалидларны үзләренә сыендырган гаиләләргә акча түләргә җыеналар

Сүз 55 яшьтән узган, үзләрен карый алмаучы хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ирләр турында бара. Киләсе елдан ярдәмгә мохтаҗ шундый кешеләрне тәрбиягә алган гаиләләргә ай саен 4000 сумнан 8000 сумга кадәр акча түләү планлаштырыла. Инвалид булмаган яки 3нче группа инвалидны караган гаиләгә - 4000 сум, 2нче группа авыруны тәрбияләүчеләргә -...

Сүз 55 яшьтән узган, үзләрен карый алмаучы хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ирләр турында бара. Киләсе елдан ярдәмгә мохтаҗ шундый кешеләрне тәрбиягә алган гаиләләргә ай саен 4000 сумнан 8000 сумга кадәр акча түләү планлаштырыла. Инвалид булмаган яки 3нче группа инвалидны караган гаиләгә - 4000 сум, 2нче группа авыруны тәрбияләүчеләргә - 6000, 1нче группа инвалидларны караган өчен 8000 сум акча түләү каралган.
Хөкүмәт социаль учреждениеләр өстендәге йөкне аерым кешеләр җилкәсенә күчереп, шул рәвешле социаль органнарның хәлен бераз җиңеләйтмәкче. Опекун гаиләләр ялгыз инвалидларны Картлар һәм инвалидлар йортларыннан өйләренә алып кайтып, яки шунда барып караячаклар, бу эшләр ике яклы килешү нигезендә башкарылыр дип фаразлана. Өлкән кешене тәрбиягә алырга гаиләнең барлык әгъзалары да риза булырга, моннан тыш опекунның кереме, милке турында һәм берничә маддә буенча хөкем ителмәве турында белешмәләре булырга тиеш икән. Опекунның үзе сыендырган кешенең милкенә, ә ярдәмгә мохтаҗ кешенең опекун милкенә хакы юк, шулай да опекун дәүләт түләгән компенсациядән тыш инвалидның күпмедер пенсиясенә дә өмет итә ала диелә документта.
Белгечләр арасында "бездә халык үзе өчен генә яши, инвалидларны сыендырырга теләүчеләр бик аз" диючеләр дә, "ничек кенә булмасын, җәмгыятьтә әхлаклылыкны пропагандалау йөзеннән халыкка мондый мөмкинлекне бирергә кирәк" диючеләр дә бар.
Әлеге социаль проект илнең кайбер төбәгендә эшли икән инде. Магадан өлкәсендә ул 2014 елда старт алган, былтыр Новосибирск өлкәсендә шул турыдагы закон тикшерелгән. Саха республикасында шушы елның мартына кадәр 76 гаиләнең инвалидларны сыендыруы мәгълүм.
Сүз уңаеннан. Татарстанда хәзерге вакытта 316 000 (барлык халыкның 8 проценттан артыгы) инвалид бар, аларның 62 700е - эш яшендәге кешеләр.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15474

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев