Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘЛЛӘ ҖИТӘМЕ СОҢ АХЫРЗАМАН?: Ел башланды гына - инде күпме фаҗига!

2019 ел әле башланырга өлгермәде, инде югалтулар алып килде. Бәйрәм көннәрендә генә дә бик күп фаҗига, үлем-китем булды.

 

Магнитогорск

31 декабрь иртәсен Магнитогорск халкы әле озак истә тотачак. Бу көнне иртән газ шартлау нәтиҗәсендә Карл Маркс урамындагы 164нче йортның бер подъезды тулысынча ишелеп төшә. Анда 120 кеше яшәгән булган. Нәтиҗәдә 39 кеше һәлак була. Аларны Чиләбе халкы өч көн дәвамында җирләде.
 
Бер тәүлек үткәннән соң коткаручылар хәрабәләр астыннан 10 айлык сабыйны таба. Коткаручылар махсус оештырылган бер минутлык тынлык вакытында бала елаган тавыш ишетә. Ваня Фокинның 35 сәгать дәвамында 28 градус салкында футболка, носки һәм подгузниктан гына исән калуы күпләр өчен Яңа ел могҗизасы булып тоела. Баланың әти-әнисе дә исән кала. Әтисе шатлау вакытында эштә була, ә әнисе олы баласы белән башка бүлмәдә йоклый.

Ваняны хәрабәләр арасыннан тартып чыгаруга Мәскәүдәге ашыгыч балалар хирургиясе һәм травмотология үзәгенә самолет белән илтәләр. Хәзерге вакытта табиблар аның тормышына куркыныч янамый  ди. Ваняны берничә көн элек ясалма сулыш алу аппаратыннан аерганнар: хәзер ул үзе сулый һәм кашыктан су эчә ала. Салкында баланың уң аягы өшегән булган, табиблар хәзер аякны саклап калу өчен көрәшә.  
   
-28 градус суыкта бер тәүлек бала хәрабәләр астында ятканнан соң өмет өзелгән иде инде, - дип әйткән журналистларга Ваняның әнисе. Табибларга ул улын карарга ярдәм итә. Ваняның әнисе үзе дә фельдшер.

Тау шуып үлемнән калган

1 гыйнвар көнне Әлмәттә 25 яшьлек кыз ватружкада шуып чак гына үлемнән кала. Кыз югары тизлектә тау башыннан төшә дә тау итәгендә булган тимер турникның бер баганасына бәрелә. Үз аңында булса да, аягына баса алмый. Бу күренешкә тап булган башка тау шуучылар аңа ярдәмгә килә, ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Кыз бик күп җәрәхәтләр ала. Хәзерге вакытта аның тормышына куркыныч янамый, ди табиблар.

8 яшьлек бала менингиттан үлгән

2 гыйнвар көнне Башкортстанда сигез яшьлек сабый менингиттан үлгән. Сырхауханәгә ул 1 гыйнварда югары температура белән китерелә, дип яза «Кызыл таң» газетасы. Табиблар аны савыктыруга зур тырышлык салса да, кызганычка каршы, кыз бала икенче көнне вафат була. Табиблар кыз белән аралашкан кешеләрне ачыклаган, җиде сыйныфташын сырхауханәгә салганнар һәм, анализлар алып, дәвалау курсы билгеләгән. Барлыгы 51 кеше күзәтүгә алынган.  

Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат булды

4 гыйнвар көнне Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Мөсәгыйть Хәбибуллин озак авырудан соң вафат булды. Аның белән хушлашу 5 гыйнварда Язучылар берлегенең Тукай клубында узды. 25 декабрьдә язучыга 91 яшь тулган иде.

Мөсәгыйть Хәбибуллинны без “Кубрат хан”, “Илчегә үлем юк”, “Шайтан каласы”, “Атилла”, “Хан оныгы Хансөяр” кебек тарихи романнары аша беләбез.  Ул төрле елларда Баулы, Азнакай район газетларында эшли. 1969–1971 елларда Таҗикстанда тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. 1971 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1996 елда ул Кол Гали исемендәге халыкара премиягә ия була. 2003 елда язучыга "Кубрат хан" китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырыла.

Алабуга-Пермь фаҗигасы

5 гыйнвар көнне Алабуга-Пермь автострадасында биш кешенең гомере өзелде. 18 яшьлек җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыгып, сөт ташучы машина белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүче һәм аның 4 пассажиры фаҗига урынында ук җан биргән.


Җиңел машина йөртүче әле ноябрь аенда гына машина йөртү таныклыгы алган. Аның машина йөртү тәҗрибәсе ай ярым гына булган. Егет башка машиналарны узам дип каршы юлга чыккан, ләкин үз полосасына кереп өлгерә алмаган.  

Газ белән агуланганнар

7 гыйнвар көнне Казанның Совет районы Комаров урамында яшәүче ана һәм өч бала газ белән агуланган. Әлеге хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә 21.40 сәгатьтә барып ирешә. Зыян күрүчеләрне Казан республика клиник балалар хастаханәсенә озатканнар. Беренчел мәгълүмат нигезендә, газ белән агулану газ колонкасы урнаштырылган торак җилләтелмәгәнлектән килеп чыккан.

37 янгын чыккан

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә 1-5 гыйнвар аралыгында Татарстанда 37 янгын чыга. Алардан 8 кеше зыян күрә: ике кешене янгыннан коткаруга ирешәләр, ике кеше үлә. Янгын чыгуның төп сәбәпләре – электр корылмаларын дөрес кулланмау һәм ут белән саксыз эш итү.

чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/el-bashlandy-gyna-inde-faiga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев