Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әлмәт районында җиңел машина пассажиры һәлак булган

Фаҗига бүген Казан - Оренбург юлының 195нче километрында килеп чыккан. Бүген Татарстанның Әлмәт районында җиңел машина пассажиры һәлак булган. Бу хакта «Татар-информга» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. 2 апрельдә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә «Лада Калина» һәм «ГАЗель» автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр...

Фаҗига бүген Казан - Оренбург юлының 195нче километрында килеп чыккан.
Бүген Татарстанның Әлмәт районында җиңел машина пассажиры һәлак булган. Бу хакта «Татар-информга» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
2 апрельдә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә «Лада Калина» һәм «ГАЗель» автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр алынган. Юл-транспорт һәлакәте Татарстанда Казан - Оренбург юлының 195нче километрында килеп чыккан.
Урынга 77, 7 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге частьләре хезмәткәрләре, табиблар һәм полицейскилар килеп җиткән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә, «Ладаның» 36 яшьлек пассажиры урында һәлак булган, икенче пассажиры төрле җәрәхәтләр алган.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/02/137906/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев