Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

М-7 ТРАССАСЫНДА ҺӘЛАКӘТ: 60 яшьлек ир-ат шунда ук һәлак булган

Татарстан ЮХИДИ биргән мәгълүматларга караганда, 2018 елның ике аенда республика территориясендә җәяүлеләр катнашында барлыгы 65 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, анда 9 кешенең гомере өзелгән, 57 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Төнлә - салкын, көндезләрен исә тамчы тама торган март аенда юллар гел бозлавыкка әйләнеп, аеруча куркыныч тудыра. Статистика буенча, фаҗигаләр саны...

Татарстан ЮХИДИ биргән мәгълүматларга караганда, 2018 елның ике аенда республика территориясендә җәяүлеләр катнашында барлыгы 65 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, анда 9 кешенең гомере өзелгән, 57 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Төнлә - салкын, көндезләрен исә тамчы тама торган март аенда юллар гел бозлавыкка әйләнеп, аеруча куркыныч тудыра. Статистика буенча, фаҗигаләр саны бу айда 30ка % арта, ә үлем очрагының 70%ы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә.
Әле бер ай элек кенә - 7 февраль төнендә Мәскәү-Уфа юлының 1155 чакрымында "Скания" машинасы белән идарә итүче яктылыкны кайтартучы элементы булмаган җәяүле 60 яшьлек ир-атны бәрдерә. Авыр тән җәрәхәте алган җәяүле шунда ук һәлак була.
Шуңа күрә, ЮХИДИ хезмәткәрләре торак пункт эчендә дә җәяүлеләрне яктылык чагылдыручы махсус билге тагып, яки шундый киемнән йөрергә өнди. Ә караңгы вакытта торак пункттан читтә җәяүләгән гражданнарга, мондый билгеләре булмаса, 500 сум штраф яный.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска, һава торышы кинәт үзгәргән очракта, саклык белән йөрергә чакыра. Юл хаталарны гафу итми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев