Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

М-7дә килеп чыккан авариядә Актаныш егете вафат булган

Кичә Федераль автомобиль юлы М-7 «Волга»ның Алабуга районы өлешендә килеп чыккан фаҗига турында мәгълүмат барлыкка килде. Юл фаҗигасе 24 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә килеп чыга. ВАЗ 21093 автомобилендә хәрәкәт иткән хатын-кыз -йөртүче Уфа Мәскәү юнәлешендә барганда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый. Машина белән идарә итә алмау нәтиҗәсендә транспорт чарасы...

Кичә Федераль автомобиль юлы М-7 «Волга»ның Алабуга районы өлешендә килеп чыккан фаҗига турында мәгълүмат барлыкка килде.
Юл фаҗигасе 24 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә килеп чыга.
ВАЗ 21093 автомобилендә хәрәкәт иткән хатын-кыз -йөртүче Уфа Мәскәү юнәлешендә барганда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый. Машина белән идарә итә алмау нәтиҗәсендә транспорт чарасы каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм "Toyota camry" автомобиле белән бәрелешә.
Бәрелешү нәтиҗәсендә ВАЗ 21093 автомобиле йөртүчесе һәм чит ил машинасындагы пассажир, алынган җәрәхәтләрдән, урында ук вафат була.
Тагын шунысы мәгълүм, "Toyota camry" автомобилендә вафат булган пассажир1989 елгы Актаныш егете булып чыга.
чыганак: http://elabuga-rt.ru/news/tema-dnya/stali-izvestny-podrobnosti-strashnogo-dtp-proizoshedshego-v-elabuzhskom-rayone

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев