Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

М5 ЮЛЫНДА АВАРИЯДӘ 13 ЯШЬЛЕК КЫЗ ҺӘЛАК БУЛГАН

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Самара өлкәсендә булган. ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ике йөк автомобиле белән җиңел машина бәрелешкәч, өч кеше, шул исәптән 13 яшьлек кыз да, һәлак булган. Авария кичә Самара өлкәсендә М5 юлының 1098нче километрында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, "Мерседес" йөк автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе Уфа ягыннан Самарага...

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Самара өлкәсендә булган.
ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ике йөк автомобиле белән җиңел машина бәрелешкәч, өч кеше, шул исәптән 13 яшьлек кыз да, һәлак булган.
Авария кичә Самара өлкәсендә М5 юлының 1098нче километрында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, "Мерседес" йөк автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе Уфа ягыннан Самарага барган. Әлегә билгесез сәбәпләр буенча, ир-ат "встречкага" чыгып, "Вольво" фурасы белән бәрелгән. Шуннан соң йөк машинасы 14нче модельле "Ладага" бәрелгән.
Юл транспорт һәлакәтендә "Мерседес" машинасы белән җинел автомобиль йөртүчеләре һәм "Ладаның" 13 яшьлек пассажир кызы һәлак булган. 59 яшьлек "Вольво" йөк машинасы йөртүчесе белән җиңел машина пассажирын хастаханәгә илткәннәр.
чыганак: http://intertat.tatar/hewef_heter/m5-yulynda-avariyad-15-yashlek-kyz-lak-bulgan/
фото: Самара буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев