Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

#Магнитзабота хәйрия проекты кысаларында 4 балалы 36 Актаныш гаиләсе азык-төлек ярдәме алачак

Татарстанда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән коронавирус пандемиясе чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект тормышка ашырыла.

undefined

Һәр азык-төлек җыелмасы составына 14 азык-төлек позициясе, шул исәптән карабодай, дөге, шикәр, макарон, балык һәм ит консервлары, көнбагыш мае, печенье һәм башкалар керде. Coca-Cola компаниясе «Добрый» соклары җыелмасы белән тулыландырды.

Азык-төлек ярдәме Татарстанның күп балалы гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Җыелмалар, гаиләләргә йорттан азык-төлек артыннан чыгуны минимальләштерергә һәм яңа коронавирус йогышы белән зарарлану куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Ярдәм алу өчен, гаиләләргә бернинди өстәмә гаризалар да ясарга кирәк түгел.

ТР Хезмәт,мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хәйрия ярдәме алучылар исемлеге билгеләнгән инде-дүрт бала тәрбияләнүче гаиләләр. Андыйлар республикада 3 437 гаилә.

Адресатларга азык-төлек посылкаларын «Ярдәм янәшә " волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар китерә.
 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Хәйрия инициативасы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды һәм COVID-19 пандемиясе чорында социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү чараларына керә.

undefined

 

undefined

 

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев