Актаныш

МАХСУС РЕПОРТАЖ- Панама: матур да, куркыныч та

Дөнья тирәли" шәлкемендә чираттагы юлъязманы тәкъдим итәбез. Пандемиягә кадәр чорда зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт иткән һәм бу сәфәрләре белән Азатлык укучыларын таныштырып барган Наилә Хисамова күптән түгел Польшада эшләп кайтты һәм бу хакта безгә дә сөйләде. Бу юлы ул беренче тапкыр Латин Америкасына юл тотты. Аның бүгенге язмасы – Панама турында.

ЯЛ БАШЛАНА
Эш шунда ки, Польшада эшләгән акчаларны һичшиксез кайдадыр туздырып кайтырга кирәк иде. Безнең кыйтгадагы күпчелек илләрне, иң матур пляжларны күреп бетердем бугай инде, шуңа күрә бу юлы үзенчәлеклерәк урын сайларга булдым. Әле бит Америка кыйтгасында булган юк икән! Виза булмаса, Төньяк Америкага кереп булмый үзе, әмма Латин Америкасына – рәхим итегез!

Русиялеләр Мексиканы үз итә. Бер яктан, ул ял итәр өчен искиткеч урын. Икенче яктан, бу ил аша Америка Кушма Штатларына канунсыз качып китүчеләр күп. Шуңа күрә Мексикага юл тотучы берәр кеше таможня вәкилләрендә шик уятса, аны кире кайтарып җибәрәләр, ди. Мексиканы бик күрәсем килә, әмма бу юлы анда бармадым һәм тагын да кызыклырак ил – Панаманы сайладым.

Панама дигән ил барын мин элек кроссвордлар аша гына белә идем. "Үзе ил исеме, үзе баш киеме" дигән бирем һәр кроссвордта диярлек очрый. Ләкин мин анда кайчан да булса үз теләгем белән барып эләгермен дип күз алдыма да китермәдем.


Панамага бару өчен русиялеләргә виза кирәкми. Мәскәүнең Шереметьево һава аланыннан барып-кайту билетлары 74 мең сумга төште. Рейс туры түгел – Амстердамда күчеп утырасы. Билет бердәм булганда, Нидерландка виза соралмый. Барганда минем транзит унсигез сәгатьне тәшкил итте. Бу бик озак. Һава аланында хәтта биш сәгать көтү дә күпкә китә. Ләкин Амстердамның "Схипхол" һава аланы транзит өчен уңайлы урын булып чыкты.

Панамага очу вакыты якынча унбер сәгать. Бу минем тормышта башка кыйтгага беренче очыш һәм галәмәт зур "Боинг-777" очкычына да беренче утыруым иде. Янәшәдәге урында кеше булмады һәм мин унбер сәгатьне мөмкин кадәр уңайлы итеп үткәрә алдым. Ә менә алдарак утырган ике балалы яшь яһүд гаиләсе өчен бу сәгатьләр озакка сузылгандыр, чөнки балалары юл буе елады.

Панама белән Казан арасында вакыт аермасы сигез сәгать. Европадан сәгать бердә китеп, унбер сәгать очып, Панамага төштек, әмма биредә әле һаман кич җитмәгән иде. Ул көнне минем тәүлек 32 сәгатькә сузылды.

Таможня вәкилләрен тиз үттем, чөнки кирәкле анкетаны алдан тутырып, QR-кодны әзерләп куйган идем. Шулай да кайбер нәрсәләрдә берникадәр аңлашылмаучанлык килеп чыкты, чөнки "Токумен" һава аланында инглизчә белмиләр. Ә мин испанча сөйләшмим.

Гадәттә, мин берүзем сәяхәт итә идем. Әмма бу юлы янымда иптәшем дә булачак. Хәер, аның очкычы һава аланына әле яңа гына төште, миңа хәзер аны көтәргә кирәк. Ул миннән иртәрәк килергә тиеш иде, әмма рейсын бер сәгатькә тоткарлаганнар.

Һава аланыннан чыгу белән, такси йөртүчеләр тезелеп тора. "Сездән күп сорамыйм, 20 доллар гына алам", – дип, өлкән яшьтәге бер абзый безне кыстап үзенә утыртты һәм өстәп тагын бер ханымны да алды. 20 доллар чыннан да әллә ни күп түгел, әмма Uber хезмәте аша бер үзеңә бер машина алсаң, ул унбиш доллардан да кимрәк буласы булган. Мин бу хакта әле белми идем.

Ниһаять, мин Панамада! Иптәшемне көтә торгач, инде кич тә җитте, утлар янды. Такси машинасыннан кичке шәһәргә, пальмаларга сокланып барам. Соңгылары бик тә сагындырган икән. Ниһаять, ял башлана! Һәм, ниһаять, мин сәяхәттә ялгыз түгел! ("Иптәш" дигәне – ул сөйгән кешем. Пандемия безне озак вакытка аерылып торырга мәҗбүр итте. Панама икебез өчен дә яңа ил һәм көтеп алган күрешү урыны булды).

ПАНАМА: КЫСКАЧА КҮЗӘТҮ

Панама шәһәре – ул Панама республикасының башкаласы. 1903 елда ил Колумбиядән бәйсезлек ала, әмма бүгенге көнгә кадәр биредә Колумбия тәэсире зур. Республика бер яктан Тын океан, икенче яктан Кариб диңгезе белән юыла. Башкала үзе океан ярында урнашкан. Милли валюта – бальбоа, Америка кыйтгасында беренче Европа шәһәренә нигез салучы Васко Нуньес де Бальбоа исемен йөртә. Бальбоа долларга тиң, шуңа күрә кулланышта АКШ акчасы йөри. Сүз уңаеннан, Латин Америкасында доллар өч кенә илдә кулланыла: Панама, Эквадор һәм Сальвадорда.

Панамада ярыйсы гына өч йолдызлы кунакханәләрдә бәяләр тәүлегенә 25 доллардан башлана. Билгеләнгән бәягә ун процент салым да түлисе булачак – салым системы шундый. Ашханәләрдә өстәмә салым җиде процент тәшкил итә.

Милли архив бинасы

Милли архив бинасы

Дүрт йолдызлы кунакханәләр 50 доллардан башлана. Бу бәяләрне югары дип тапмадым.

Юлдан соң бераз хәл алгач, ашау мәсьәләсен хәл итәргә булдык. Без тукталган район "Bella vista" дип атала. Бу башкаланың нәкъ үзәге – монда Панаманың данлы күктерәүләре, искиткеч матур кунакханәләр, бар-рестораннар күп.

Ул кичне "Арепас" дигән Колумбия ресторанында тукталдык. Монда менюда сайларлык әллә ни юк икән. Тавык түшкәсе, сыер ите яки балык сайлыйсың һәм аның тегесен дә, бусын да йә пешкән дөге, йә кыздырылган банан, берникадәр яшелчә һәм фасоль ашы белән китерәчәкләр. Бер ай эчендә йөз дә бер ашханәдә булырга туры килгәндер, әмма латин ашлары мине таң калдырды дип әйтә алмыйм. Бердән, бөтен җирдә диярлек Колумбия рестораннары гына. Боларның һәркайсында шул ук кыздырылган тавык, сыер ите, фасоль ашы бирәләр. Яшелчә салатына, һичшиксез, мулдан майонез тутыралар.

Гадәти Колумбия ашлары

Гадәти Колумбия ашлары

Панамада иң яраткан нәрсә – ул кыздырылган платан (platano) иде. Платан – ул банан гаиләсеннән һәм шуңа охшаган, ләкин аннан зуррак һәм татлырак. Менә шул платанны мин көн саен ашар идем. Аннары Латин илләрендә кофе тәмле була, ә менә чәй ясый белмиләр. Бу якларда үскән папайя җимеше хәзер минем иң яраткан ризыкларның берсе. Төсенә карап, аны кабак дип уйларга мөмкин, ләкин папайя йомшак һәм татлы.

Панамада итальян рестораннары күп, ләкин ризыкны чын итальяннарча әзерләмиләр, билгеле. Шулай да пиццалары ярыйсы гына иде. Япон рестораннары бар – ике кеше өчен ашау 50 доллардан да ким булмаячак. Гомумән, күпчелек ашханәләрдә биш долларлык төшке аш тәкъдим ителсә дә, Панамада ризык кыйммәт тоелды.

ЭКЗОТИК ТАРИХ ҺӘМ ПИРАТ ҺӨҖҮМНӘРЕ

Панамада ни эшләп була? Мәсәлән, метро алып, борынгы Сан-Фелипе районына барырга. Сүз уңаеннан, Үзәк Америкада бер Панама гына җир асты транспорты белән мактана ала. Бүтән илләрдә метро юк. Метрога керер өчен иң элек ике долларга карта сатып алырга һәм аңа акча салырга кирәк. Бер бару 35 цент тора. Метро өр-яңа, чөнки ул әле 2014 елда гына ачылган.

Панама шәһәренә 1519 елда нигез салына. Әмма 1671 елда бу шәһәр пират Һенри Морган һөҗүменнән зур зыян күрә. Бүген туристлар пират һөҗүменнән соң торгызылган шәһәрне күрә ала. Бу урын "Casco Viejo", ягъни иске шәһәр дип атала.

Хәзерге Панама территориясендә куна, чоко һәм гуаяйми кабиләләре яши. Беренче Европа кешесе, испан Родриго де Бастидас монда 1501 елны килеп чыга һәм борынгы индиан кабиләләре белән очраша. 1502 елда Христофор Колумб Панаманың көнчыгыш ярын өйрәнә. 1513 елда Васко Нуньес де Бальбоа Панаманы кичә һәм Тын океанны көнчыгыштан күргән беренче европалы була. Ул биредә колониягә нигез сала һәм үзен губернатор итеп игълан итә.

Алтын эзләүдә Бальбоага тиңнәр булмый. Ул җирле халыкны мыскыллап, төрле җәза кулланып, аларга алтын ятмаларын таптыра. Мәсәлән, инкларны этләр белән куркыта, аларны кансыз рәвештә үтерә торган була.

Панама республикасы территориясендәге Портобело порты тиз арада Инка империясе алтыннарын Европага җибәрү урынына әверелә. Шул ук вакытта бирегә Африка коллары да кертелә. Кыскасы, монда тарих үзенчәлекле.

Бүген иске шәһәрдә борынгы чиркәүләр, биналар, милли театр, Панама каналы музеен күрергә була. "Бишенче май" метро станциясеннән чыгып, иске шәһәргә таба барганда, болгавыр урамны үтәргә кирәк. Андагы халык, андагы сәүдә, андагы чүп-чар! Кире Һиндстанга кайткан кебек булдым. Ә менә шул урамны үтеп, Сан-Фелипега чыккач, бераз тын алырга да була: монда чиста, искиткеч матур һәм куркыныч түгел. Әле биредәге иң, тарихи ресторанга кереп ашап чыксаң, тагын да рәхәтрәк була.

Иске шәһәр нәкъ Тын океан ярында урнашкан

Иске шәһәр нәкъ Тын океан ярында урнашкан

"Casco Viejo" бик төзек һәм җәяүлеләр өчен уңайлы урын. Биредә күпсанлы кибетләр, ашханәләр, хакимият биналары бар. Бераз барсаң, Тын океан ярына килеп чыгасың. Яр буенда милли киемнәр кигән җирле халык картиналар, бисер бизәкләре һәм башка кул эшләнмәләре сата. Болар, мөгаен, теге вакытта европалыларга бирешкән инк токымыннандыр. Бер империягә алмашка икенчесе килә – Җир йөзендә тормыш шулай бара. Әмма гаярь Инка империясенең юкка чыгарылуы барыбер ничектер кызганыч.

Иске шәһәрдә бер ай эчендә ике тапкыр булдык. Анда Панама каналы музее бар, шунда да керермен дигән идем, әмма ялларым ансыз да бик шәп үтте.

ГАУГАЛЫ ПАНАМА КАНАЛЫ

Панама каналы дигәннән. Аны билгеләп үтми булмый, чөнки ул кешелек тарихында тормышка ашырылган иң катлаулы проектларның берсе.

Тын океанның Панама култыгын һәм Атлантик океанны тоташтыручы бу канал диңгезчеләрнең тормышын күпкә җиңеләйтә. Чөнки канал ачылганнан соң, корабларга бүтән Латин Америкасын урап йөрисе булмый – юл кыскара, аралар якыная.

Панама каналын булдыру идеясе иң элек испаннарга килә. Американнар да бу эшкә алынырга тели. Әмма соңгылары Никарагуа каналы проекты белән баш катырган арада, Панама каналына французлар алына.

Проект җитәкчесе итеп Сүәеш каналын төзү эшләрен алып барган Фердинанд Лессепс билгеләнә. Панама каналын төзү өчен зур акчалар җәлеп ителә. Әмма бу акчаларның күп өлеше сәясәтчеләргә ришвәт бирүгә тотылып бетә һәм ахыр чиктә проект бөлгенлеккә төшә. Җитмәсә, төзелештәге эшчеләр сары бизгәктән үлә башлый. Төрле чыганакларга караганда, Панама каналы төзелеше вакытында кимендә 20 мең эшче үлә. Француз эшчеләре хәтта өйләреннән үзләре белән табут алып килә торган була. Гомумән, бу зур төзелеш үз вакытында начар абруй ала. Сары бизгәктән саклану өчен, Латин илләренә баручыларга әле хәзер дә вакцина ясатырга киңәш ителә.

Бу төзелештә шул кадәр күп акча юыла ки, 1889 елда шуның аркасында Франциядә зур сәяси гауга куба. Эш мәхкәмәгә җибәрелә. Бер-бер артлы җинаять эшләре ачыла, проект җитәкчеләренә җәза бирелә. Әмма чынлыкта аларның берсе дә төрмәдә утырмый һәм штраф түләми. Бу очрак Франциядәге ришвәтчелек дәрәҗәсе турында күпсанлы мәкаләләргә сәбәпче була. "Панама" сүзе алга таба зур мошенниклык очрагын аңлатучы термин буларак кулланышка кертелә.

Бу гаугадан соң Панама каналы төзелеше тукталып тора. Бу эшкә бераз соңрак американнар алына һәм аны ун ел эчендә башкарып чыга. Каналның беренче проекты уңышсыз булу сәбәпле, аны үзгәртергә туры килә һәм моңа инженер Джон Стивенс җәлеп ителә. Канал төзелешенә 400 миллион доллар акча кереп китә. Эшләрдә 70 меңләп кеше катнаша, шуларны биш мең ярымы һәлак була.

Ниһаять, 1914 елның август аенда канал аша беренче кораб үтә.

1914 елның 15 августы, Панама каналы ачылган көн, Нью-Йоркта теркәлгән SS Ancon корабы Панама каналы аша уза

1914 елның 15 августы, Панама каналы ачылган көн, Нью-Йоркта теркәлгән SS Ancon корабы Панама каналы аша уза

Канал үзе Панама республикасы территориясендә булса да, күп еллар дәвамында аның белән килешү нигезендә американнар идарә итә. Канал бары тик 2000 елда гына панамалылар кулына кала.

1945 елда Япония Панама каналына һөҗүм әзерли һәм аны шартлатмакчы була. Бу ният тормышка ашкан булса, дөнья икътисадына әллә ни кадәр зыян салынасы иде.

Панама каналы шәхси яхталардан башлап, галәмәт зур танкерлар һәм сәүдә корабларына кадәр үткәрә ала. Канал аша чыгу вакыты уртача тугыз сәгать, иң азы – дүрт сәгать. Тәүлегенә иң күбе 48 кораб үтә ала. Панама икътисадының яртысы шушы канал һәм банклар эшчәнлегенә таяна. Калган керемне җитештерү өлкәсе һәм туристлар тәэмин итә. Республикада уртача хезмәт хакы – 1200 доллар, ягъни 85 мең сум чамасы. 

Чыганак: "Азатлык радиосы" сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: