Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Максат штраф салу түгел, аңлату

Полиция вәкилләре сәүдә нокталарында битлексез һәм перчатка кимәгән сатып-алучылар кабул ителәме, юкмы, маршрут автобусларында да бу кагыйдәләр үтәләме икәнлеген тикшерде.

 

Коронавирус вакытында кертелгән чикләүләр 12 майдан берникадәр йомшартылды. Кайбер сәүдә нокталары, район эчендәге маршрут автобуслары йөри башлады. Кешеләргә өйләреннән СМС алмыйча гына чыгу рөхсәт ителде. Нәтиҗәдә урамнарда кешеләрнең йөрүе күбәйде. Әмма  бу әле саклану чаралары бетерелде дигән сүз түгел. Гражданнарның җәмәгать урыннарында, кибетләрдә, автобусларда битлек һәм перчаткалардан йөрүе төп шарт булып тора. Әлеге кагыйдәләрне барлык кеше дә үтәп бетерә дип булмый. Перчаткасыз, битлексез йөрүчеләр очрап тора. Алар инде үзләренең генә түгел, гаиләләре һәм якыннарының  да сәламәтлекләрен куркыныч астына куя.

“Таҗлы вирус”ны тарату куркынычын киметү максатыннан полиция хезмәткәрләре даими рәвештә рейдлар уздыра. Аларның максаты кешегә штраф салу түгел, ә әлеге чирне йоктырмаудан бердән-бер саклану чарасы булдыра алган тикле өйдә утыру һәм битлек, перчатка киеп йөрү икәнен аңлату. 14 май көнне  алар белән безнең иҗат төркеме дә рейдка чыкты.

Полиция вәкилләре сәүдә нокталарында битлексез һәм перчатка кимәгән сатып-алучылар кабул ителәме, юкмы, маршрут автобусларында да бу кагыйдәләр үтәләме икәнлеген тикшерде.

-Без үзебезнең кибеткә битлек һәм перчатка кимәгән сатып-алучыларны кертмибез. Арада ризасызлык белдерүчеләр булса да, күпчелек кеше дөрес аңлый. Бу сатучыларның да, безгә кергән сатып-алучыларның да сәламәтлеген кайгырту максатыннан  эшләнә, -ди Айрат Гыймадиев.

Базар эчендәге кием-салым сатучы нокталар ябык. Азык-төлек сату нокталарында исә битлек кимәүчеләр очрамады.

Полиция вәкилләре автобус эчен дә тикшерде. Биредә дә, пассажирларның барысы да битлек һәм перчаткадан иде.

-Без пассажирларны автобуска битлек һәм перчаткалары булган очракта гына утыртабыз. Булмаган кешеләргә сатып алу мөмкинлеген дә булдырдык, -ди шоферлар.

Рейд барышында бер генә кешегә дә беркетмә төзелмәде. Берничә кешегә аңлату эшләре алып барырга туры килде. Әмма киләчәктә бу чикләүләрне явызларча бозучыларга штрафлар да салыначак. Шуның өчен кыен да, гади дә булган битлек һәм перчаткалардан йөрү сора. Бу хакта җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары Фәһим Нуриев та ассызыклап үтте.

-Кайберәүләр битлек һәм перчатканы полиция хезмәткәрләре өчен кигән кебек. Әмма бу безгә түгел, кешенең үзенең сәламәтлеге өчен кирәк. Шушыны халыкка аңлатырга тырышабыз. Сүз дә юк, киләчәктә бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә штрафлар да салыначак, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев