Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Максатлар чынга ашсын өчен

Актанышка РФ Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары командасы килде. "Бердәм Россия! Көчле Татарстан!" шигаре астында хәрәкәт итүче команда составында - төрле дәрәҗәдәге гамәлдәге депутатлар, иҗтимагый хәрәкәтләр активистлары, районнның оешма-предприятиеләр җитәкчеләре. Очрашуда район халкы РФ Дәүләт Думасының булачак депутатларына гозерләрен җиткерде. Шуларның берсе районда спорт тармагын үстерүгә кагылышлы иде. Федераль...

Актанышка РФ Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары командасы килде. "Бердәм Россия! Көчле Татарстан!" шигаре астында хәрәкәт итүче команда составында - төрле дәрәҗәдәге гамәлдәге депутатлар, иҗтимагый хәрәкәтләр активистлары, районнның оешма-предприятиеләр җитәкчеләре.
Очрашуда район халкы РФ Дәүләт Думасының булачак депутатларына гозерләрен җиткерде. Шуларның берсе районда спорт тармагын үстерүгә кагылышлы иде. Федераль программа кысаларында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районда ясалма өслекле футбол мәйданчыгы төзелде. 2013 елда "Актаныш" универсаль спорт комплексы файдалануга тапшырылды. Инде киләчәкне кайгыртырга вакыт җитте, дип исәпли Актаныш халкы. Очрашуда катнашучылар әле эшләп торучы һәм Дәүләт Думасы булачак депутатларыннан район халкы һәм кунаклары өчен тау-чаңгы трассасын төзү мәсьәләсен хәл итеп бетерүне сорады.
Айдар Иманаев, район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе:
- Соңгы өч елда гына Республика Президенты программалары кысаларында районда ун спорт мәйданчыгы сафка басты, узган ел исә "Бердәм Россия" партиясенең федераль программасы кысаларында футбол мәйданчыгы эшләнеп, спорт мәктәбенә тапшырылды. Аннан алдарак төзелгән "Актаныш" универсаль комплексын проектлаганда, белгечләр ул урнашачак тау битен тау-чаңгы спорт төрләрен үстерү өчен идеаль урын, дип бәяләгәннәр иде. Шушы спортзал белән берләштереп, тау-чаңгы комплексын булдыруга ярдәм сорыйбыз.
Марат Бариев, Дәүләт Думасы депутаты: Андый теләк һәм мөмкинлек бар икән, тырышырбыз. Эшләве түгел, эксплуатациясе авыррак. Анысын булдыру исә үзегездән тора. Кайчандыр хыялда гына булган мондый күләмле проектларны тормышка ашыру өчен бергә булу кирәк.
Әлфия Когогина, Дәүләт Думасы депутаты: Актаныш - чәчәк атып утыручы бакчаны хәтерләтә. Кешеләре дә бик ачык, ихлас. Хәер, республикабызның һәр җирлегендә дә кешеләр шундый. Алар Президент командасы тарафыннан ниләр эшләнеп, җирлекләрдә нинди уңай үзгәрешләр булганын күрәләр. Россиянең башка төбәкләре һәм шәһәрләрендә еш булам, Татарстанның үсеше белән башка бер генә төбәк тә ярыша алмый. Социаль-мәдәни максатларда объектлар төзелеше, ФАПлар, балалар бакчалары, хастаханәләр башка бер җирдә дә шулкадәр зур күләмдә төзелми. Бу - искиткеч зур хезмәт. Кешеләр безгә ышаналар, шушы ышанычны югалтырга ярамый. Алар биргән сораулар безнең киләчәк программасын тәшкил итәчәк. Моның өчен бары тырышып эшләргә генә кирәк.
Халык белән очрашуда район башлыгы Фаил Камаев районыбызда гамәлгә ашырылучы республика программалары, яңа социаль һәм спорт объектлары төзелешләре хакында мәгълүмат бирде:
- Быел безнең район бюджеты 650 млн. сумм булып, программалардан кергән акча, бар төр төзелешләрне дә исәпкә алсак, 782 млн. сумлык тәшкил итте. Зур күләмле ремонт эшләре буенча без Чаллы зонасына караган районнар арасында - икенче урында. Авыл хуҗалыгы тармагына төрле субсидияләр, сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килә, алар -федераль һәм республика бюджетыннан бирелгән акчалар хисабына. Без - дотацион район. Шуңа күрә мондый программалар булуы - җирлек өчен бик зур терәк.
"Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы инде дүрт атнага якын дәвам итә. Кандидатлар халык белән күрешү һәм турыдан-туры сөйләшүгә зур игътибар бирә. Район халкының бердәмроссиялеләр белән очрашуы сорауларга җаваплар рәвешендә барды. Алар арасында авыл араларын тоташтыручы юлларны төзекләндерү, "Чиста су" программасы нигезендә Актаныш, Күҗәкә, Теләкәй, Усы авылларындагы искергән суүткәргеч торбаларга капиталь төзекләндерүгә кагылышлылары да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев