Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Марат Әхмәтов: Район халкының җитәкчелеккә ышанычы зур

Бүген, Актанышта, 2023 елның нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы да катнашты

Бүген, Актанышта, 2023 елның нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы да катнашты.

 

Район башлыгы Ленар Зарипов еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, агымдагы елга бурыч һәм максатларны билгеләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Марат Әхмәтов үз чыгышында районның яшәешенә тирәнтен анализ ясады.

“Актаныш җанлы тормыш белән яши. Район халкының җитәкчелеккә ышанычы зур. Һәм бу мәсьәләгә бик җаваплы карарга кирәк. Бу зур мәртәбә. Ышанычны аклау зур хезмәт таләп итә” дип искәррте ул 

Шулай ук, районның икътисади үсешенә игътибар арттыру зарурлыгын ассызыклады. Районда үзмәшгүльләр саны 1 мең 704 кешегә җитте. Алар барлык федераль һәм региональ ярдәм чараларыннан актив файдалана. 2 млн 800 мең сумнан артык ташламалы кредит, шулай ук социаль яклау бүлеге аша үз эшләрен ачу өчен 10 млн. сум күләмендә 34 гражданга субсидия бирелде. Әлеге күрсәткеч буенча район, республика рейтингында 1 урында.

 

Марат Готыф улы, бүгенге көндә авыл хуҗалыгында зур күләмдә инвестицияләр җәлеп итми тормышны алып бару авырлашканын искәртте. “Актаныш элек-электән, авыл хуҗалыгы белән тирә-якта дан тоткан, игенчелеге, терлекчелеге белән үрнәк булган районнарның берсе иде. Ләкин яшәеш бер урында таптанмый. Бүген тынычлап ята торган вакыт түгел. Алга карап, уйлап эшли торган чор.”

 

Алда көткән мөһим вакыйгаларга тукталып “Бүген Ил язмышы өчен хәл иткеч чор,” дип ассызыклады. “Россиянең дәүләт буларак үзенең дәүләтчелеген, территориаль бөтенлеген, табигый байлыкларын, гомумән халкының язмышын ни дәрәҗәдә саклап кала алыр, бүген шул язмыш өчен, Илебезнең киләчәге өчен көрәш бара. Бүген без Илебез президенты, республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы янында тупланырга, монолит кебек бердәм булырга тиеш. Ә аның иртәгәсе, иминлеге бездән, сездән - биредә утырган һәр җитәкчедән тора.” дип үз чыгышын тәмамлады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"