Актаныш

Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистлар белән очрашты.

“Республикада агымдагы елда чәчү эшләре уңайлы һава шартларында бара. Эшләр тиешле дәрәҗәдә һәм сыйфатлы оештырылган. Бөртекле һәм кузаклы культураларның шытымнары һәркайда сыйфатлы чыккан”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров, үз чыгышын чәчү турындагы белешмәләрдән башлап.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча чәчү мәйданнары 2,8 млн. га тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә орлык белән тәэмин

ителеш 114% тәшкил итә (396 мең тонна). Алар тулысынча диярлек (98,9%) кондицияле. Сабан культураларының 38%тан артыгы (400 мең га) оригиналь һәм элиталы орлыклар белән чәчелә. Шулай ук кукуруз, көнбагыш, рапс һәм шикәр чөгендере орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән.

Көзге культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән, бүгенге көндә аларның торышы яхшы, дип бәяләнә. Һәлак булу 10%тан артык булыр дип фаразлана.

Сабан культуралары 850 мең га (85%) чәчелгән, шул исәптән майлы культуралар – 140 мең га (55%) һәм шикәр чөгендере – 47 мең га (95%). Нурлат районында чәчү темплары югары - 95%, Тәтеш, Зәй, Ютазы, Аксубай районнарында - 85%тан артык. Якын көннәрдә алар чәчү эшләрен тулысынча төгәлләячәкләр.

Чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 5,8 мең чәчкеч, 6 меңнән артык культиватор һәм 726 чәчү комплексы җәлеп ителгән.

Авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуга ирешүдә минераль ашламалар аеруча мөһим. Алар уңышны арттыру белән бергә, аның сыйфатын да яхшырталар: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр микъдары арта. Гектарга 72 кг-нан артык файдалы матдә тупланган, узган елдагыдан 12 кг күбрәк. Мәсәлән, Зәй һәм Тәтеш районнарында - 115 кг-нан артык, Минзәлә һәм Сарман районнарында 110 кг-га якын тупланган.

2021 елга дәүләт ярдәме суммасы 12,6 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән: 3,8 млрд.сум – федераль бюджеттан һәм 8,8 млрд. сум – республика бюджетыннан.

Язгы кыр эшләренә бюджеттан төрле статьялар буенча 3,5 млрд сум субсидия бирелде.

Аграрийлар өчен елына 1 - 5% ставкасы буенча ташламалы кредит бирү мөмкинлеге каралган. Республикада 2021 елга 689,6 млн. сум күләмендә субсидия лимиты каралган.

1 майга вәкаләтле банклар тарафыннан 11,2 млрд. сумга 136 гариза килештерелгән һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тотрыклы эшчәнлек алып бару һәм алдан керемнәрне фаразлау өчен агроиминләштерү реаль мөмкинлек бирә, дип искәртте. Бу бигрәк тә хәтәр игенчелек төбәкләре өчен актуаль, алар арасында безнең республика да бар. 2021 ел уңышы өчен иминләштерелгән көзге культуралар мәйданнарының күләме 88 мең гектар тәшкил итә

(уҗымнарның 16%). Мәсәлән, 2019 елгы чыгымнар буенча “Красный Восток” 120 млн.сум күләмендә иминият кайтаруын алган.

Язгы кыр эшләрен башкару өчен аграрийлар дизель ягулыгы белән тәэмин ителгән. Барлыгы 70 мең тонна кирәк. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дизель ягулыгын тоннасын 48 500 сумнан җибәрү турында «Татнефть» ГАҖ белән килешү төзелгән, бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бер килограммнан 6 сум отыш бирә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: