Актаныш

Марат Җәббаров Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм фермерларга ярдәм итү турында сөйләде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашты һәм уңыш булдыру, терлек азыгы әзерләү һәм фермерларга ярдәм итү турында онлайн режимда сөйләде.

«Республикада быел чәчү эшләре уңай һава шартларында узды. Эшләрне оештыру һәм аларның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булды. Сабан культуралары һәр җирдә тигез шытылып чыкты. Язгы чәчү мәйданы - 1,8 млн. га, ә гомуми чәчү мәйданы - 2,8 млн. гектардан артык. Чәчүлекләр структурасы буенча шикәр чөгендере мәйданнары 14 мең гектарга (24%) кимеде. Бу җирләрдә бөртекле культуралар чәчелде", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Чәчүгә 11 меңнән артык трактор, 650 югары җитештерүчәнлекле тракторлар белән киң кырлы чәчү комплекслары, 6 меңнән артык чәчкеч һәм культиватор җәлеп ителде.

“Хәзерге вакытта кырларда уңыш булдыру буенча актив чаралар үткәрелә. Яклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен үзләрендә 500 гектардан артык чәчүлек җирләре булган хуҗалыкларда стационар эретмә җайланмаларын урнаштыру бурычы куелды. Алар урнаштырылган урыннарда технологларның фикере уңай», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Әлеге җайланмалар хуҗалыкларга үсемлекләрне яклау препаратларының нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк. Бүгенге көнгә республика хуҗалыкларының яртысы бу мәсьәләне хәл итте инде. Әтнә районында мондый җайланмалар барлык хуҗалыкларда да бар. Шулай ук Минзәлә (100%), Кукмара (88%), Аксубай (80%), Балтач (80%), Кайбыч (75%) һәм Саба (73%) районнары хуҗалыкларында да тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Шул ук вакытта Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск һәм Менделеевск районнары хуҗалыкларында әлегә битарафлык күзәтелә.

Вице-премьер чәчүлекләрне яклау эшләре белән беррәттән терлек азыгы әзерләү баруын да билгеләп үтте. Терлекчелекнең продуктивлылыгы азык әзерләүнең оешкан төстә баруына, аны чаптыру срокларын үтәүгә турыдан-туры бәйле. Ныклы азык базасыннан башка терлекчелек тармагы терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру буенча куелган бурычларны тормышка ашыра алмый.

Быел 500 мең гектарга якын мәйдандагы күпьеллык үләннәрдән коры һәм сусыл азык әзерләргә кирәк булачак. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрнең уңышлы кышлавы өчен шартлыча 1 баш терлеккә 30 центнер азык кирәк булачак. Беренче кат чаптырудан бер башка 6 центнер азык әзерләү планлаштырыла.

Реклама

Мамадыш, Лениногорск, Тәтеш, Арча, Зеленодольск, Зәй һәм Әтнә районнары күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаптырып бетерәләр инде.

Оптималь срокларда җыеп алынган яшел үлән коры матдәдәге энергия куәте буенча бөртекле азыкка якынлаша. Шуңа күрә терлек азыгын вакытында әзерләү аеруча мөһим. Мондый азык белән үз терлекләрен тукландыручы авыл хуҗалыгы оешмалары кыйммәтле концентрацияле азык сатып алуга акчаларын шактый янга калдыра алалар, шул ук вакытта терлекләрнең продуктивлыгын да арттыралар.

Кече хуҗалыкларга ярдәм итү һәм авылда эшлекле активлыкны арттыру турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров районнарда кул эшләренең кими баруын һәм үз бизнесыңны ачу өчен мөмкинлекләр артуы турында сөйләде. “Агростартап”, “КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү”, “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программалары буенча конкурсларга йомгак ясалды, грант алучыларга үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грант акчаларын күчерү бара.

«Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законы кысаларында 5 юнәлеш буенча шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга 477,5 млн. сумлык ярдәм каралган.

Моннан тыш, авыл халкы бушлай орлыклар белән тәэмин ителде, ә икмәк пешерү предприятиесенә ипигә бәяләрнең кискен артуын булдырмау өчен субсидия арттырылган.

“Авыл ипотекасы” программасы бик популярлашып китте. Татарстан Республикасы буенча бүгенгә гражданнардан 5 меңнән артык гариза кергән, кредитларның гомуми күләме 12,6 млрд. сумлап тәшкил итә, шул исәптән 1 июньгә 1,09 млрд. сум күләмендә 503 кредит бирелгән (яисә 106 млн. сум субсидия). Россия Хөкүмәте бу программага агымдагы елда өстәмә акча бүлеп бирүне планлаштыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: