Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Марат Галиев: Нефть бәяләре кимү Америка сланецларына каршы юнәлдерелгән

Хәзер нефть чыгаруның сланец методларының үзкыйммәте традицион методларга караганда югарырак.

Дөнья базарларында нефть хаклары төшүе, беренче чиратта, Америка сланец компанияләренә каршы оештырылган. ТР Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев шундый фикер белдерде.

Аның сүзләренә караганда, игълан ителгән бәяләр яңа сланец методын кулланучы Америка нефть компанияләрен бетерү өчен ясалган.

" АКШ та сланец методын куллану бу тармакны үзгәртте. Шуңа күрә бәяләр төшүгә ирешкән кешеләр АКШның сланец индустриясен бетерергә исәп тота. Сланецның үзкыйммәте әлегә чимал чыгаруның традицион ысулына караганда югарырак", - дип аңлатты Марат Галиев.

Марат Галиев әйтүенчә сланец методын кулланучы нефтьчеләр  базардан китәргә мөмкин булган нефтьнең конкрет бәяләре юк. Барысы да конкрет ятмалардан һәм компанияләрдән тора.

«Әйе, бәя кискен төшә икән, компанияләрнең бер өлеше базардан китәчәк", - диде Марат Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев