Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Марат Хөснуллин быел ипотека ставкасы 8 проценттан кимү ихтималын әйтте

РФ Президенты Владимир Путин түрәләрне Россия территориясендә торак проблемасын хәл итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска чакырды.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). 2020 елда Россиядә ипотека ставкасы 8 проценттан да түбәнрәк төшәргә мөмкин. Президент каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында вице-премьер Марат Хөснуллин шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

РФ Президенты Владимир Путин түрәләрне Россия территориясендә торак проблемасын хәл итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска чакырды һәм Хөснуллинның әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирүен сорады.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, 6,5 процент ставкасы белән ташламалы ипотека программасы кризис шартларында торак төзелеше тармагын ныгытырга мөмкинлек биргән.

«Безнең эштә ипотека буенча чараларны озайту төп мәсьәлә булыр дип саныйм. Хәтта бүгенге параметрларны саклаган хәлдә дә, барлык кыенлыкларга да карамастан, без быел ипотека ставкасын киметүгә ирешәчәкбез», - диде Хөснуллин.

Комфорт-класслы яңа торак сатып алу өчен кредитның барлык срогына еллык 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасы эшли. Ул апрель ахырында гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге ташлама 2020 елның 1 ноябренә кадәр бирелгән кредитлар өчен гамәлдә, диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев