Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мари Суыксуы лидеры Вадерий Әхмәтҗанов: Әнисе татар булса татарча, мари булса, марича сөйләшәләр бездә

Актаныш районы- саф татар төбәге. Биредә яшәүчеләрнең 98 проценты-татарлар. Мари авыллары икәү, берсе –Терпеле, икенчесе – Мари Суыксуы.

         Мари Суыксуы авылы халкы үз милләтенең гореф-гадәтен, телен, йолаларын саклауда татарларга дә үрнәк күрсәтә. Валерий Әхмәтҗанов авылдагы лидерларның берсе, гомере буе мәктәптә балалар укыткан, авылдашларының киңәшчесе, рухи терәге  булып яши. Лаеклы ялдагы педагог җанисәп кампаниясен бик кирәкле дип саный :
 

-    Халык санын алу бик кирәкле кампания. Илдә күпме кеше яши, нинди милләтләрнең саны арта яки кими- менә шуларны белү өчен оештырыла.
 

       

         Валерий Әхмәтҗанов мари милләтеннән булуы белән горурланып яши. Мари телен камил белә, татар, рус телендә чиста сөйләшә. Немецчаның сөйләм телен яхшы гына белә, армия сафларында хезмәт иткәндә алман милләтеннән булган егетләр белән аралашкан. Үзлегеннән итальян телен өйрәнгән, Мәскәүдә яшәгәндә бу милләт вәкилләре белән иркен аралашкан. “Гел сөйләшеп тормагач, тел онытыла, аерым сүзләр генә хәтердә”,-ди Валерий абый.
 

-    Башкорт телен дә аңлыйм, кирәк булса сөйләшә алырмын дип уйлыйм. Чөнки без гомер буе Татарстан һәм Башкортстан радиосын тыңлап үстек. Ә марича үзебезнең авылда гына сөйләшә идек. 
       

 

             Валерий Әхмәтҗанов Мари Суыксуы авылында туып үсә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Армия сафларында хәрби бурычын үтәгәннән соң Мәскәү шәһәрендә хезмәт биографиясен башлый. Мәдәният өлкәсендә кайный. Россия сәнгать үзәгенең Халык җыр мәктәбендә укый. Театр студиясендә уйный, аларның труппасы Мәскәү өлкәсе буйлап еш кына гастрольләргә чыга торган була. 8 ел буе башкалада яшәү аның карашын киңәйтә, ныклы характер формалаштыра, әмма үз милләтеннән беркайчан да баш тартмый, гомере буе халкына хезмәт итә Валерий Әхмәтҗанов. 

Реклама

Марилар арасында катнаш никахка керүчеләр байтак. Татарлар, руслар белән дә туйлар үткәреп, бер-береснең гореф-гадәтен хөрмәтләп яшиләр мари дусларыбыз.


 

-    Әнисе татар булса татарча, мари булса, марича сөйләшәләр бездә. Үзебезнең улыбыз да катнаш никахлы, киленебез татар. Алай мари, татар дип аеру юк, ике телдә рәхәтләнеп сөйләшәбез, бер телдән икенче телгә җиңел күчәбез.  Гаиләдә җанисәп вакытында һәркем үзен кайсы милләттән саный, шуны яздыра дип уйлыйм һәм шулай дөрес буладыр да. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев