Актаныш

Машина тәгәрмәчендәге кышкы резинаны кайчан алмаштырырга?

Быел кыш җылы булу сәбәпле, автомобильчеләрнең күбесе җәйге резинага күчү турында уйлана башлаган.

Урамда көндез температура 7 градуска кадәр җылыта башлады. Уртача тәүлеклек температура нәкъ менә шундый булганда, тәгәрмәчләрдә резинаны алмаштыру киңәш ителә иде. Тик әлегә ашыгырга кирәкми. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итә.

Автоэкспертларның күбесе резинаны алмаштырмый торырга киңәш итә. Аеруча иртән һәм кичен юлга чыгучыларга сак булырга кирәк.

«Мин кайчак Мәскәү читенә дә чыгып йөрим. Анда төнлә температура нульдән түбән төшә. Өч көн элек, инде юлларга бозлавыкка каршы составлар сибү туктатылгач, бик нык тайгак иде. Аварияләр саны бихисап», — дип сөйли автоэксперт Вячеслав Субботин.

Реклама

Шуңа күрә шиналарны бары тик апрель башында гына алмаштырырга киңәш ителә.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: