Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Машина йөртү осталыгында көч сынады

Күптән түгел Казанда, Өлкәннәр көненә багышланган, машина йөртү осталыгына бәйле бәйгенең финал өлеше узды. Биредә район һәм шәһәрләрдән килгән 40ка якын иң оста машина йөртүче, шул исәптән, райондашыбыз Фирдәвис Галимуллин да катнашты һәм бәйгечеләр арасында 1нче сан астында, тәүгеләрдән сыналды ул. Машина йөртү осталыгыннан кала, бәйгечеләр юл йөрү кагыйдәләре буенча...

Күптән түгел Казанда, Өлкәннәр көненә багышланган, машина йөртү осталыгына бәйле бәйгенең финал өлеше узды. Биредә район һәм шәһәрләрдән килгән 40ка якын иң оста машина йөртүче, шул исәптән, райондашыбыз Фирдәвис Галимуллин да катнашты һәм бәйгечеләр арасында 1нче сан астында, тәүгеләрдән сыналды ул. Машина йөртү осталыгыннан кала, бәйгечеләр юл йөрү кагыйдәләре буенча да имтихан тоттылар.
Фирдәвис абый бар гомерен техникага һәм аңа кагылышлы өлкәгә багышлаган кешеләрнең берсе. Машина йөртү таныклыгы алып, тәүге тапкыр руль артына 1970 елда утыра.
- Армия хезмәтендә дә шофер булдым. Аннан кайтып, "Сельхозтехника" оешмасына эшкә урнашып, янә машинага утырдым,-дип искә ала ул. Хәер, төрле өлкәләрдә хезмәт куярга туры килә аңа. Хезмәттәге уңышларын исәпкә алып, 2004 елда РФнең Бәйсез профсоюзлар берләшмәсенең Мактау грамотасы белән хөрмәтләнгән, 2012 елда "Авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы" исеменә лаек булды ул. 62 яшен куып килсә дә әле бирешми, һаман хезмәттә. Гомуми эш стажы да 5 дистә елдан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев