Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калмыйм дисәң...

15 гыйнвардан башлап, яңа закон нигезендә, суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча чикләү вәкаләтенә ия булдылар. Бу, шулай ук, су һәм һава транспортына - җиңел моторлы самолет, яхта, квадроциклга да кагыла. Бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан арткан очракта аны түләтү җаен шушы ысул белән башкармакчылар. Алимент бурычы...

15 гыйнвардан башлап, яңа закон нигезендә, суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча чикләү вәкаләтенә ия булдылар. Бу, шулай ук, су һәм һава транспортына - җиңел моторлы самолет, яхта, квадроциклга да кагыла. Бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан арткан очракта аны түләтү җаен шушы ысул белән башкармакчылар.
Алимент бурычы - 800 мең сум
Закон, иң элек, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга кагыла. ДАИга әҗәтлеләр, шулай ук, административ штрафлылар, кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен компенсация акчаларын түләми йөрүчеләр, алиментлары 10 мең сумнан артып киткән гражданнар да бурычларын түләгәнче машина йөртү таныклыгыннан файдалана алмаячаклар.
Бүгенгә районыбызда ДАИ өлкәсенә бурычы 10 мең сумнан арткан 56 кеше булып, шуларның 39ының инде ике айлык түләүне көтү вакыты да чыккан. Суд карары нигезендә аларны штрафларын икеләтә түләтергә, яки 50 сәгатьлек мәҗбүри эшкә чыгарырга яки 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр. Әмма суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Актаныштагы бүлегенә әле бу юнәлештә әҗәтлеләр турындагы бер генә эш тә килеп кермәгән.
- Аның каравы, алимент түләүдә әҗәтләр буенча 116 эш бар. Дөрес, аларның 40ка якыны бурычын кулдан түли һәм безгә шул хакта расписка кәгазе китереп бара. Әмма алар да исемлектә тора. Шул ук 116 кеше исәбенә алименттан качып йөрүче, районнан читкә киткән 29 кеше дә керә. Тиешле тулы сумманы түләмәүчеләргә дә эш ачылган, аларны да тикшереп торабыз. Бурычлары булганнарны яңа закон белән таныштыру эшләре алып барабыз. Бүгенгә 8 кешегә машина йөртү таныклыгыннан файдалануны чикләү турында карар тутырып җибәрдек, тагын шундый 7 материал әзерлибез. Райондагы бурычлы алиментчыларның 70%ы машина йөртү хокукына ия. Тимер атларын иярли алмый башласалар, бурычларын тизрәк кайтару җаен карарлар, бу - бик файдалы закон дип уйлыйм, - ди РФ Юстиция министрлыгы ТР суд приставларының федераль хезмәте баш идарәсенең Актаныш районы бүлеге
җитәкчесе Наил Нурлыев.
Бер райондашыбызның алимент буенча 800 меңгә якын бурычы җыелган икән! Бу кадәр әҗәтен кайтару өчен үзенең ни милке, ни бер мөлкәте булмаган, әллә никадәр тик ятканнан соң әле ике ел элек кенә эшкә кергән бу кешегә күпме хезмәт хакы алып эшләргә кирәк!
Бурычыңны түлә дә, тынычлап машинаңны йөрт!
Закондагы үзгәрешләр бернинди шәхси милекләре булмаган, ягъни бар байлыгын якыннары (хатыны, әнисе, баласы һ.б.) исеменә яздырган, шул ук вакытта затлы автомобильдә җилдерүче бурычлылар белән мәсьәләне хәл итү өчен кулай булачак икән. Автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәнче, кешегә башта 5 көн эчендә бар әҗәтен түләп бетерергә мөмкинлек бирелә. Ул вакыт эчендә түли алмый икән, правасы үзендә калса да, мәгълүмат ДАИ базасына кертелә. Шул килеш руль артында йөрүләрен дәвам итүчеләргә 50 сәгать мәҗбүри эш, я бер елга кадәр таныклыктан мәхрүм калу яный. Бурычларын тулысынча түләп бетерү белән үк исә кабат машина йөртү хокукын кайтаралар.
Ташламалар
Вакытлыча чикләү кайбер категория гражданнарга кагылмый. Мәсәлән, бурычлы кешенең кулланылыштагы машинасы төп акча эшләү чыганагы булып торса, инвалидлыкка бәйле транспорт чарасын кулланса яисә гаиләдә аның ярдәменә мохтаҗ I яки II төркем инвалидлар, инвалид балалары булган очракта, таныклыкка тимәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев