Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Машина йөртүчеләр өчен 3 ЯҢАЛЫК

2017 елның азагында машинага “Ш” билгесен кую мәҗбүри дигән кагыйдә кертелгән иде. Ул билге булмаган өчен штраф белән дә янадылар, моны белеп алган сатучылар юл билгеләрен икеләтә кыйммәтләндереп акча эшләп калырга ашыкты, кайбер кибетләрдә “Ш” билгесе бөтенләй бетеп торган чаклар да булды дип яза shahrikazan.ru электрон басмасы.

Кыскасы, “Ш “ билгесе көткән нәтиҗәләрне акламаган. Юл иминлеге инспекторлары әлеге кәгазь генә юл һәләкатләрен киметә алмый, ике машина арасында дистанция калдырып йөрүне дә җайга салмады дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шиплы тәгәрмәч куйдырганнан соң, “Ш” билгесен кую мәҗбүри дигән кагыйдә 1 июньнән бетерелә.

 Юл һәлакәте вакытында евроберкетмә популярлаша бара. Әгәр юл һәлакәте вакытында беркем дә зыян күрмәгән икән, машина йөртүчеләрнең икесенең дә ОСАГО полисы булган очракта, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртып тору мәҗбүри түгел. Элек машиналарга килгән зыян суммасы 50 меңнән артмаганда евроберкетмә төзергә рөхсәт ителә иде. 1 июньнән кергән яңа кагыйдә буенча, бу сумма арттырылды. Хәзер килгән зыян 100 мең сум булса ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртмыйча да аварияне теркәргә мөмкин. Моның өчен аварияне фотога, видеога төшерергә, машиналарны башкаларга комачауламасын өчен тиз генә юл читенә алып куярга кирәк булачак. Тагын бер яңалык, евроберкетмә тутырганда юл һәлакәтендә катнашучыларның уртак фикергә килүләре, гаеплене танулары кирәк иде, ә хәзер бу мөһим түгел. Авариядә гаепле ачыкланмаса да, юл һәлакәте ГЛОНАСС навигациясе тоташтырылган видеотеркәү җайланмасына төшерелгән булса, бу рөхсәт ителә.  

Июньнән юл билгеләренең яңа дәүләт стандартлары гамәлгә керде. Нәтиҗәдә юлларда сары, зәңгәр полосалар барлыкка киләчәк. Сарысы алдан барган машинаны узып китү тыела дигәнне аңлатса, зәңгәре юл чатындагы юнәлешне күрсәтәчәк. Шулай ук электрлы автомобиль заправкасын аңлатучы билге, юл кисешкән урыннарда бөкеләрне киметү өчен “вафельница” билгесе дә барлыкка килер дип көтелә.
 

чыганак: http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев