Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘР КОЛАГЫНА: Базар янында туктау тыела

Базар буйлап район мәдәният сараена таба баручы юл машина йөртүчеләр өчен шәһәр бөкеләреннән бер дә ким түгел. Монда тик алдың-артыңдагы машиналардан түгел, каршыга килергә тырышучылардан иза чигәсең - болай да киң булмаган юлны тутырып, базарга килүчеләрнең машиналары урын алган, башкалар исә ничек тә үз җайларын үзләре карарга мәҗбүр. Җомга-шимбә -...

Базар буйлап район мәдәният сараена таба баручы юл машина йөртүчеләр өчен шәһәр бөкеләреннән бер дә ким түгел. Монда тик алдың-артыңдагы машиналардан түгел, каршыга килергә тырышучылардан иза чигәсең - болай да киң булмаган юлны тутырып, базарга килүчеләрнең машиналары урын алган, башкалар исә ничек тә үз җайларын үзләре карарга мәҗбүр. Җомга-шимбә - колонна булып туй машиналары никах сараена агылганда, хәл тагын да катлаулана. Бәхетле парларга каршы да төшәсе килми, әмма шул юлга борылып, каршы полосага чыгарга да өлгергәнсең, борылып кереп торыр өчен, ичмасам, бер буш урын да калмаган! Менә шундый уңайсызлыкларны бетерү максатыннан, Актаныш авыл җирлеге Советы карары нигезендә, 20 октябрьдән үзәк базар яны юлына ике яклап та автомашиналарга "Туктау тыела" дигән юл билгеләре куелды.
Ягъни, алга таба базар сәүдәгәрләре дә, сатып алучылар да машиналарын махсус туктау урыннарында калдырып килергә тиешләр. Үзәк базарның үз тукталышы урыны бар, "Актаныш" кунакханәсе, "Магнит" кибете һәм үзәк универсам, мөхәррият каршында машина куяр урыннар киңәйтелде - рәхим итеп, машинаңны шунда калдыр! Тик безнең халыкка яңалык авыррак керә шул - җайлы урыннан машиналарын алырга ашыкмый әле йөртүчеләр. 24 октябрь көнне ГАИ хезмәткәре Искәндәр Миргалимов белән берлектә оештырылган рейд шуны күрсәтте.
"Ашыга идем, билгегә игътибар итмәгәнмен", "Бүтән көнне дә монда машиналар дөнья була иде, бүген сез килгәнгә генә берәү дә юк", "Моңарчы барысы да машинасын шунда калдыргач, билгене күрмәдем дә, уйламадым да" - менә шундыйрак җаваплар бирде тәртип бозган машина йөртүчеләр. Билгене күргәнсеңме-юкмы, әмма юл билгесе куелган икән, аны бозган кешегә җәза каралган. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.16.4 маддәсе нигезендә 1500 сум күләмендә административ штраф салына һәм машина штрафстоянкага куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев