Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Машина йөртүчеләргә «күчтәнәч» - таләпләр катгыйлана, штрафлар арта

Кагыйдә буенча, машина 1 декабрьдән 1 мартка кадәр - кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч ай - 1 июньнән августка кадәр җәйге резиналарда булырга тиеш. Дөрес, ЮХИДИ хезмәткәрләре моңа әллә ни игътибар бирмәделәр. Бу кагыйдәне бозган өчен штраф та каралмаган иде. Ләкин киләсе елдан барысы да үзгәрер төсле. Россия Дәүләт Думасының транспорт...

Кагыйдә буенча, машина 1 декабрьдән 1 мартка кадәр - кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч ай - 1 июньнән августка кадәр җәйге резиналарда булырга тиеш. Дөрес, ЮХИДИ хезмәткәрләре моңа әллә ни игътибар бирмәделәр. Бу кагыйдәне бозган өчен штраф та каралмаган иде.
Ләкин киләсе елдан барысы да үзгәрер төсле. Россия Дәүләт Думасының транспорт һәм төзелеш буенча комитеты кышкы резина турындагы таләпләрне бозган өчен штрафка тартырга мөмкинлек бирүче закон проектын хуплаган. Закон кабул ителгән очракта, 1 декабрьдән кышкы тәгәрмәчкә күчмәгән автомобиль хуҗаларын 2000 сум штрафка тартырга мөмкиннәр. Тәгәрмәч протекторларының тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булмаска, шулай ук машинага «Ш» хәрефе төшерелгән билгене кую да мәҗбүри. Интернет челтәрендә таралган - кышкы резинага күчмәгән өчен 5000 сум штраф салалар икән, дигән имеш-мимешләргә килгәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре моны уйдырма дип аңлатты.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан юлда йөрү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Кагыйдә нигезендә, балаларны бары 10 елдан кимрәк кулланылышта булган, пассажирларны йөртү таләпләренә туры килгән, махсус спутник навигацияле автобусларда гына йөртү рөхсәт ителер, мөгаен.
Элек машина йөртүчеләр балаларны алгы утыргычта да иркенләп йөртә иде. Хәзер ул рөхсәт ителмәскә мөмкин. Җиде яше тулмаган баланы бары артка гына утыртырга рөхсәт итәргә телиләр. Автокреслодан тыш кулланыла торган куркынычсызлык җайланмаларының ышанычсыз булуы расланган, шуңа да балаларны бары автокреслоларда гына йөртергә дигән пункт та кертергә уйлыйлар.
Тонировка белән капланган тәрәзәләргә таләпләрне катгыйландырмакчылар. Бу хактагы закон проекты Дәүләт Думасында кабат карала. Яңа кагыйдәләр буенча, хәзерге «караңгылатылган» тәрәзәләр өчен салына торган 500 сум штраф күләме 5000 сумга артырга мөмкин.
Яңа елдан барлык иминиятләштерү компанияләре дә электрон ОСАГО полислары рәсмиләштерергә тиеш булачак. Ягъни әлеге полисны онлайн режимда интернет аша да алу мөмкинлеге туачак. Шулай ук ОСАГО полисының бәясе артуы да көтелә.
Баланы машина салонында үзен генә калдырган өчен 500 сум штрафка тартырга җыеналар.
Элек техосмотр узу күб¬рәге ОСАГО полисы алу өчен кирәк иде. Яңа елдан техник карау узмаган өчен штрафка тартмагайлары. Дәүләт Думасында техник карауга кагылышлы закон проекты гамәлгә кергәннән соң, 1 гыйнвардан техосмотр узмаган өчен 800 сумга кадәр штраф яный. Әлеге кагыйдәне кабат бозучыларны машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итүләре бар.
Әлегә бу закон проектлары гына, аларның кайсылары кабул ителер, вакыт күрсәтер. Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе матбугат үзәге хезмәткәрләре закон проекты кабул ителеп, идарәгә бу хакта приказ килүгә, һәр кагыйдәгә карата аңлатма бирергә әзербез, дип вәгъдә иттеләр.
чыганак:http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-30-56/2015-01-22-08-32-15/item/18281-mashina-y%D3%A9rt%D2%AFchel%D3%99rg%D3%99-k%D2%AFcht%D3%99n%D3%99ch-tal%D3%99pl%D3%99r-katgyiylana-shtraflar-arta.html
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев