Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Машина йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 25 октябрьгә туры килә.

Бәйрәмнең беренче исеме Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне була. Ул 1996 елда билгеләп үтелә. 2000 елдан башлап Россиядә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне октябрьнең өченче якшәмбесенә күчерелә, Автомобильчеләр көне дүртенче якшәмбегә кала.

Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Машина йөртү таныклыгын яңа алганнар өчен дә, гомерләрен машина йөртүгә багышлаганнар өчен дә бу - уртак бәйрәм, дияргә була. Хәвеф-хәтәрсез юллар, сәламәтлек телибез, имин юллар насыйп булсын һәркемгә дә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев