Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Машинаны газга көйләгән өчен акча кайчан түлиләр?

Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак, дип язган идегез. Мин машинамны берничә ел элек газга күчергән идем, быел түләнгән акчаның 30 процентын кайтара аламмы? Васил Зарипов, Чаллы Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик...

Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак, дип язган идегез. Мин машинамны берничә ел элек газга күчергән идем, быел түләнгән акчаның 30 процентын кайтара аламмы?
Васил Зарипов, Чаллы
Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән, быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга әлеге хезмәтне компенса¬цияләү турында карар кабул ителде. Субсидия 2013-2023 елларга исәпләнгән «Татарстанда газмотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасы кысаларында бүлеп бирелә. Карар нигезендә, машинаның төренә карап, чыгымнар компенсацияләнәчәк. Әйтик, 3,5 тоннага кадәр автомобиле булганнарга 30 процент субсидия каралган.
Субсидия акчасын алу өчен, «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»нә гариза тапшырырга кирәк.
Субсидия транспорт чарасын бары 2016 елның 1 мартыннан газ ягулыгына күчергәннәргә генә каралган.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/14532-mashinanyi-gazga-kөylәgәn-өchen-akcha-kaychan-tүlilәr?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев