Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Матурлыкка гашыйк ул

Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне! Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Бүгенге язмабыз да шундый изге затларның берсе - хезмәттәшебез, башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәһинә Назиф кызы турында. Халык телендә кеше хезмәте белән матур дигән әйтем бар. Ул һәр чор кешесе...

Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне! Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Бүгенге язмабыз да шундый изге затларның берсе - хезмәттәшебез, башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәһинә Назиф кызы турында.
Халык телендә кеше хезмәте белән матур дигән әйтем бар. Ул һәр чор кешесе өчен заманча яңгыраш таба. Гомеренең күп өлешен балалар күңеленә белем орлыклары салуга, дөньяны таный, аны матур итеп күрә белергә өйрәтүгә багышлаган Зәһинә Долговага әлеге әйтем бик тә туры килә. Нәкъ моннан 50 ел элек, 2 апрель көнне Чишмә авылында Назиф абый белән Роза апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк хезмәт сөючән, җитез, сабыр, киң күңелле була ул. Актаныш урта мәктәбенең VIII сыйныфын тәмамлагач, Минзәлә педучилищесында укытучы белгечлеге алып, хезмәт юлын үзе укыган мәктәптә өлкән әйдәман буларак башлый. Укучылар белән төрле сборлар үткәрә, конкурсларда даими катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар. Берникадәр вакыттан аны башлангыч сыйныфларны укытырга билгелиләр.
- Хезмәтем минем - шатлыгым чыганагы. Замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала, - ди ул үзе турында.
10 ел Актанышбаш башлангыч мәктәбендә хезмәттәшләре Сөмәя Тәлгать кызы, Гөлшат Хаккый кызы, Гөлназа Дәүрән кызы белән аңлашып, кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп эшлиләр. Шушы чорда Чаллы пединститутында читтән торып югары белем ала.
2009 елдан 4 ел Чөгәнә башлангыч мәктәбендә белем һәм тәрбия бирә. 2011 елда "Безнең иң яхшы укытучы" гранты иясе була. Ә 2013 елдан Актанышның 1нче урта мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә. Кайда гына эшләсә дә, сынатмый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.
Зәһинә гаиләдә дә уңган хуҗабикә, кайгыртучан әни һәм ягымлы дәү әни.Өе һәрвакыт нур сибеп тора. Гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Аларның йорт эчен, бакча, ишегалларын да гөлләр, чәчәкләр бизи. Пар канаты Валерий белән ике кыз, бер ул үстереп олы юлга бастырдылар. Оныклары Руслан үсеп килә.
Тормыш үренә якынлашып барган бәхетле мизгелләрегезне бүген без Сезнең белән уртаклашабыз. Укучыларның яраткан укытучысы, әти-әниләрнең хөрмәтен казанган хезмәттәшебезне 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.Сезгә сәламәтлекнең ныклысын, гомернең озынын, шатлыкларның иң олысын телибез. Киләчәктә җан тынычлыгы белән, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле гомер итәргә язсын.
Хөрмәтле хезмәттәшебез Зәһинә Назиф кызы!
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Котлы булсын туган көнегез.
Кайгы-хәсрәт Сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев