Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Матурлыкка шытым бирүче

Базар. Автовокзал. "Бакчачы" кибете. Актанышка килгән-киткәннәрнең, актанышлыларның сукмагы бирегә төшми калмый. Базары, автовокзалы аңлашыла, ә менә "Бакчачы" үзенең өр-яңа булуы, эстетик зәвыклыгы белән җәлеп итә. Өр-яңа... Әйе, әле шушы көннәрдә аның ишекләре ачылды. Кибетнең хуҗасы Дания Сәетзадина Такталачык авылыннан Актанышка йөреп эшли. Ул 1998 елда шушы юнәлештә үз эшчәнлеген башлап...

Базар. Автовокзал. "Бакчачы" кибете. Актанышка килгән-киткәннәрнең, актанышлыларның сукмагы бирегә төшми калмый. Базары, автовокзалы аңлашыла, ә менә "Бакчачы" үзенең өр-яңа булуы, эстетик зәвыклыгы белән җәлеп итә.
Өр-яңа... Әйе, әле шушы көннәрдә аның ишекләре ачылды.
Кибетнең хуҗасы Дания Сәетзадина Такталачык авылыннан Актанышка йөреп эшли. Ул 1998 елда шушы юнәлештә үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Базарда сату ноктасы булдырып, орлыклар, үсентеләр белән сәүдә эшчәнлеген җәелдереп җибәргән эшмәкәр бар кешенең игътибарын җәлеп итәрлек кибетен сафка бастырып куйды. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова катнашты. Ул сатып алучыларның, бакчачыларның рәхмәтен яуларга өлгергән тәҗрибәле эшмәкәр ханымга киләчәктә дә зур уңышлар теләде. Үз чиратында, Дания Әнвәр кызы үзенә шундый мөмкинлек биргән район җитәкчелегенә рәхмәтләрен ирештерде. Кибетнең, аның бакчасындагы гадәти булмаган беседканың проекты - Дания ханымның үз идеясе. Ә менә аны төзүдә Фирдәвис Арсланов аеруча нык булышкан, башкалар да ярдәмнәреннән ташламаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев