Актаныш

Матурлыкны юкка чыгарырга кемнең кулы барган?

- Йөрәгем әрнегәнгә килдем, кызым, - дип керде ул безнең мөхәррияткә. - Бәлки, язып чыксагыз, башкаларга гыйбрәт булыр иде. Кайсының кулы барды икән, - дип тә өстәде. Актаныш авылы Ленин проспектының 16 нчы йортында яшәүче Дамира апа Исламованы күптәннән беләбез. Ул үзе яшәгән йортның подъезд тирәсен гөл-чәчәкләргә күмеп, тирә-якка матурлык...

- Йөрәгем әрнегәнгә килдем, кызым, - дип керде ул безнең мөхәррияткә. - Бәлки, язып чыксагыз, башкаларга гыйбрәт булыр иде. Кайсының кулы барды икән, - дип тә өстәде.
Актаныш авылы Ленин проспектының 16 нчы йортында яшәүче Дамира апа Исламованы күптәннән беләбез. Ул үзе яшәгән йортның подъезд тирәсен гөл-чәчәкләргә күмеп, тирә-якка матурлык тудыручы апа буларак таныш. "Тирә-ягым гөлбакча" бәйгесендә менә дүрт ел инде рәттән 2 нче урынны алып килә. Дамира апаның борчуы нәкъ шул чәчәкләренә бәйле булып чыкты да.
- Һәр көнне иртән торуга иң элек чәчәкләрем янына чыгып, хәлләрен беләм. Балаларым белән сөйләшкәндәй, алар белән сөйләшәм, серләшәм. Ә 19 июнь көнне иртән торып чыксам, авып китә яздым. Гөл чүлмәкләреннән петунияләремне төбе-тамыры белән җыеп алып киткәннәр. Кемгә зыяны тигән аларның? Түзмәдем, елап җибәрдем. Кан басымым күтәрелде, - ди җан әрнүе белән Дамира апа.
Кыш көне үк орлыкларын чәчеп, аларның шытып чыкканын дүрт күз белән көтеп, аннан аерып утыртып, шактый мәшәкатьләр белән үстерелә бит алар. Инде көннәр җылытуга җирен әзерләп, савытларын барлап, тирә-юньгә матурлык тудырырга омтылып, үсентеләрне чыгарган, аларның үсүен көн дә күзәтеп торган Дамира апаның шушы риясыз хезмәтеннән көләргә кемнең батырчылыгы җиткән икән?
- Балалар дияр идем, алар йолкып алып читкә ташлап китәрләр иде. Үсентеләрне алып киткәннәр. Базарга барып, алар урынына кабат петуния үсентеләре алып кайттым. Тагын шул хәл кабатланмасмы дип борчылам.
Сүз дә юк, кемгәдер бу чүп кебек кенә тоелыр. Ә үзенең бар җанын биреп, кадерләп үстергән чәчәкләре Дамира апага бик тә кызганыч. Үзенә күңел юанычы өчен үстерә ул аларны. Җәен бакчасы да шау чәчәктә утыра. Аның өчен аларның һәрберсе якын һәм кадерле.
Кеше хезмәтеннән алай көлмәгез. Бик тә чәчәк үстерәсегез килсә, орлыкларын чәчәргә иренсәгез, сатып алып утыртыгыз, дип мөрәҗәгать итәбез чәчәк карагына. Олы кешене рәнҗетү гөнаһ икәнен дә онытмагыз.
Район үзәге хәзер чәчәкләргә күмелеп утыра. Оешма-предприятие яннарына да чәчәкләр утыртылды. Шушы матурлыкны саклыйк. Бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итик, райондашлар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: