Актаныш

Май бәйрәмнәрендә һава торышы нинди булыр?

Май аеның һава торышына күпләр зур өметләр баглый.

          Берәүләр бакча эшенә керешергә, икенчеләре табигатькә чыгарга планлаштыра.

           Һава торышы буенча фаразлар әллә ни ышанычлы булмаса да, синоптиклар май башына үз фаразларын җиткерде.  

           Шулай итеп, “Яндекс” фаразлары буенча, 1 майда яңгыр көтелә. Әмма һава температурасы 14-16 градус җылы булачак. 


          Җиңү көненә синоптиклар шулай ук яңгыр вәгъдә итә. 7 һәм 8 майда аязучан болытлы һава, көндез 18 градуска кадәр җылы булуы ихтимал. 9 һәм 10 майда көн болытлы булачак, һава температурасы 19 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

           Бәйрәмнәр тәмамланып, халык эшкә чыккач исә кояшлы көннәр һәм 22 градуска кадәр җылы булачак. Яңгырлар көтелми.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: