Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Май яңалыкка бай

Май аенда кайбер үзгәрешләр көтелә.

Хезмәт хакы. 1 майдан Татарстанда минималь хезмәт хакы артты. Элек бу сумма 9 489 сумны тәшкил иткән, хәзер исә 11 163 сум булачак.


Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, бу – республикада бюджет өлкәсендә эшләүче 90 меңгә якын кешегә кагылачак. Бу максатларда бюджеттан 1,5 миллиард сум акча каралган. Әгәр дә эш бирүче хезмәт хакын шул суммадан азрак түләсә, ул законны бозган булып санала һәм аңа административ җәза каралачак икән.

Машина. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган Федераль закон нигезендә, 4 майдан машиналарны техосмотр уздыру тәртипләре катгыйлана. Билгеле булганча, машинада дарулар җыелмасы – аптечка, янгын сүндерү җайланмасы, юл һәлакәте булганда куелырга тиешле кызыл өчпочмак формасындагы билге булу мәҗбүри. Хәзер бу исемлеккә яктылыкны кайтара торган жилетлар да өстәлә.


Тәҗрибә күрсәткәнчә, караңгы вакытта мондый жилет кигән кешене 300 метрдан күрергә мөмкин икән. Шуңа да, машина йөртүче яктылык кайтара торган жилет кисә, куркынычсызлык ягыннан да ышанычлырак. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре, машиналарны туктатып, автомобиль йөртүчеләргә гамәлгә кергән яңа кагыйдәләрне аңлаттылар, бу хакта брошюралар, жилетлар өләштеләр.


Сүз уңаеннан, машина йөртү таныклыгы алганда имтиханнар тапшыру өлкәсенә дә үзгәрешләр кертергә җыеналар. Билгеле булганча, хәзер имтихан вакытында, теория өлешен белүдән тыш, укучының мәйданчыкта билгеле бер күнегүләрне эшли алуын сыныйлар һәм шәһәр эчендә йөрү осталыкларын тикшерәләр. Киләчәктә «шәһәр» белән «площадка»ны берләштермәкче булалар.
ЮХИДИдан алынган мәгълүматлар буенча, былтыр машина йөртә башлаучылар арасында юл һәлакәтләре очраклары 15 процентка кимегән.


Машина темасын дәвам иттерсәк, сумның тотрыксыз булуы аркасында, «АвтоВАЗ» 1 майдан үзебездә җитештерелгән машиналарга бәяләрне 1-2 процентка арттырырга җыена.

Ял. Билгеле булганча, 1 майдан Алтай, Ставрополь өлкәләрендә курорт салымы җыя башлаячаклар. Кырымда ял иткән өчен дә салым түләргә туры киләчәк, дип язган идек. Әмма Кырымның туризм һәм курортлар министры Вадим Волченко аңлатуынча, күп кенә кунакханә, шифаханә җитәкчеләре быелга бу салымны кертми торуны үтенгәннәр. Кырымда салым 2019 елның маеннан гына алына башлаячак. Быел Кырымга бик күп туристлар килер дип көтелә. Беренчедән, долларның кинәт артуы сәбәпле чит илләргә юлламалар кыйммәтләнгәнгә, күпләр Россия терииториясендә ял итүне сайлый. Икенчедән, ниһаять, май уртасында күптән көтелгән Кырымга илтә торган күпер ачылырга тиеш. Автомобильләр өчен күперне хәзер сыныйлар.Ул курорт шәһәрләренә берничә сәгатькә тизрәк барырга мөмкинлек бирәчәк.
 

чыганак: http://muslumirc.ru/news/okno-irts/ak-chchkle-may-bezg-nindi-kchtnchlr-alyp-kilchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев