Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Майга халык сынамышлары: ай суык булса, икмәк уңа

Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Май аена халыкның нинди сынамышлары бар икән? Май суык булса - икмәк уңа. Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә - уңышлы елга. Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. Майда боз яуса, җәен дә явачак. 16 майда шомырт чәчәк атса -...

Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Май аена халыкның нинди сынамышлары бар икән?
Май суык булса - икмәк уңа.
Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә - уңышлы елга.
Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
Майда боз яуса, җәен дә явачак.
16 майда шомырт чәчәк атса - салкынайта, шомырт чәчәге күп булса, яңгырлы җәй килә.
17 майда чыпчыклар төркемләп очса, көчле җил булыр.
18 майда каз суда коенса, көннәр җылыта.
19 майда чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр.
20 майда кичке салават күпере - аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә. Төнлә су өстенә томан ятып, иртән юкка чыкса, аяз көннәргә ишарә.
21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.
22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.
23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар.
24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.
25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.
26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.
27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.
28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.
29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.
30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.
31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев