Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Маймыл елында туган актанышлылардан изге теләкләр

Җиһанга маймыл елы аяк басты. Маймыл - хәйләкәр һәм шаян хайван. Шулай булса да, әлеге елда туганнарга сүзләрендә торучанлык, җитдилек һәм салмаклык хас. Ничек кенә булмасын, һәрбер кеше яңа елдан бары тик яхшылыклар гына өмет итә. Ә инде ул елда туган булсаң, бигрәк тә. Маймыл елында туучылар үзләренең елыннан нәрсә...

Җиһанга маймыл елы аяк басты. Маймыл - хәйләкәр һәм шаян хайван. Шулай булса да, әлеге елда туганнарга сүзләрендә торучанлык, җитдилек һәм салмаклык хас. Ничек кенә булмасын, һәрбер кеше яңа елдан бары тик яхшылыклар гына өмет итә. Ә инде ул елда туган булсаң, бигрәк тә.
Маймыл елында туучылар үзләренең елыннан нәрсә көтә икән дип, кайберләренә мөрәҗәгать итәргә булдык.
Илгиз Әмиров, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе:
- Шаяртып кына булса да, мин үземне характерым белән маймылларга тартым дияр идем. Кайвакыт шундый җитди эшләр башкармакчы булам, тик ул мәзәгрәк килеп чыга. Аннан соң, мин нык ышанучан кеше. Йөз тапкыр алдаган кешегә йөз дә беренче тапкырга да ышанычымны белдерә алам. Күңелем белән һаман яшь әле мин. Күптән түгел генә яңа эшкә алындым. Хезмәтем катлаулы булса да, яратып, кызыксынып эшлим. Яңа елдан нәрсә көтәм дигәндә, гаиләмә, балаларыма, туганнарыма сәламәтлек телим. Илләр тыныч булсын.
Нәҗибә Әминова, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Актаныш территориаль бүлегенең өлкән белгече:
- Һәрбер адәм баласы яңа туачак елдан бары тик уңышлар гына өмет итә. Илләребез тыныч булып, дәүләтнең эшләгән кешегә йөз белән борылуын телибез. Гаиләләребезгә, балаларыбызга, бар кешегә саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телим. Маймыл елы бары тик уңышлар гына алып килсен дигән теләктә калам.
Рәфит Мирзаһитов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе:
- Авыл хуҗалыгы белгече буларак, мин иң элек маймыл елында яңгырларның вакытында явып, кояшның да вакытында чыгуын телим. Һава шартлары яхшы килеп, хуҗалыкларның басуларында мул уңыш үстерергә, аларны югалтуларсыз җыйнап алырга язсын. Өстәлләребез ризыклардан сыгылып торсын. Барыбызга да сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез тормыш юлдаш булсын.
Алмир Шәмсегалиев, Актанышның 1нче мәктәбенең V сыйныф укучысы:
- Мин, маймылларга хас булганча, хәрәкәтләнергә яратам. Бассейн түгәрәгенә, спорт мәктәбенә йөрим. Яңа елдан бары тик яхшылыклар гына көтәм. Тырышып укырга, әйбәт билгеләр генә алырга телим. Куян авылында яшәүче дәү әнием Разия Миңнегалиева да маймыл елында туган. Шуңадыр - без аның белән уртак тел табып яшибез. Серләремне дә дәү әниемә сөйлим. Ул мине аңлый, киңәшләрен бирә. Мин аны бик яратам. Дәү әниемә, әниемә, дусларыма яңа елда уңышлар, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев