Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Мәчетле авыл – гомерле авыл

Күз ачып йомган арада Югары Уръядыда мәчет калкып чыкты, әлхәмдүлилләһ. Аңа ай кую тантанасына барлык авылдашлар, күрше авыл кешеләре, читтә яшәүче якташлар җыелды. Бәхет эзләп, 14 яшендә читкә чыгып киткән Сәйдел Мөхәммәтов тәкъдиме һәм изге күңелле кешеләрнең хуплап алуы белән төзелә ул. Авылдашлары аның изгелеген Аллаһы Тәгаләне зурлавы, туган авылын...

Күз ачып йомган арада Югары Уръядыда мәчет калкып чыкты, әлхәмдүлилләһ. Аңа ай кую тантанасына барлык авылдашлар, күрше авыл кешеләре, читтә яшәүче якташлар җыелды. Бәхет эзләп, 14 яшендә читкә чыгып киткән Сәйдел Мөхәммәтов тәкъдиме һәм изге күңелле кешеләрнең хуплап алуы белән төзелә ул. Авылдашлары аның изгелеген Аллаһы Тәгаләне зурлавы, туган авылын онытмавы дип бәяләп, чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр. 12 май көнне мәчетнең беренче ташы салынса, 13 июнь көнне инде аның манарасына ай куелды. Бу эшләрнең барысы да Сәйдел Тимершәех улының бертуган энесе, Татарстанның атказанган төзүчесе Фикус Мөхәммәтов җитәкчелегендә башкарыла. Күҗәкә авыл җирлеге җитәкчесе Рәйхан Галимҗанова да теләктәшлек белдерә.
Изге рамазан аеның бер көнендә шушы авылда туып үскән, илебезнең төрле почмакларында гомер кичерүче якташлар, авылдашлар бергә җыелды. Өлкәннәрнең изге теләкләре кабул булды. Рәйхан Галимҗанова әлеге зур тантана белән котлап чыгыш ясады, мәчет төзелешенә үз өлешләрен керткән һәммә кешегә дә рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Киләчәктә дә иманыбызны ныгытып яшәсәк иде. Уръяды башлангыч мәктәбендә 5 бала белем ала. Шушы балалар тәрбияле, бәхетле булсыннар. Күҗәкә авылы мәчете - балаларга дин дәресләре өйрәтүдә үрнәк мәчет. Уръядыда да ислам дине дәресләре үткәрелсен, киләчәк буыннарыбыз иманлы, миһербанлы булсыннар, - диде.
Бәйрәмдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев катнашты. Ул шушы изге, саваплы эштә катнашучыларның һәммәсенә дә район башлыгының рәхмәтен җиткерде, күңелле вакыйга уңаеннан котлады.
- Бик изге эшләр башкарганыгызны күреп шатланабыз. Мәчет ул авыл өчен бик кирәк. Ул уйландыра да, халыкны җыя да, тәрбияли дә. Бөтен изге эшләрегезне Аллаһы Тәгалә кабул итеп алсын, - диде.
Фикус Мөхәммәтов мәчетнең территориясен формалаштырып, коймасын тоту, яшелләндерү нияте барлыгын да әйтте.
- Бу эшләрне башкару өчен, әлбәттә, бердәм көч кирәк, киләчәктә изге күңелле кешеләрнең ярдәменә таянып, мәчет бинасын халыкка тапшырасы иде. Аның ишекләре һәрвакыт ачык булсын, эче буш тормасын, намазлар укып, вәгазьләр тыңлап, киләчәктә балалар, аларның дәвамчылары да дин юлыннан барсыннар иде.
Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин сүзен, һәрвакыттагыча, бисмилла әйтеп, Аллаһ Сөбеханә вә Тәгаләгә мактау-шөкер сүзләре, пәйгамбәребез с.г.в.с.гә сәлам-салаватлар белән башлады. Рамазан шәриф аеның иң мөбарәк ай булуын, изге гамәлләр кылып, уразалар тотып, намазлар укып, әҗер-савапларга ирешергә зур мөмкинлекләр биргән ай икәнлеге турында бик тә үтемле вәгазь сөйләде.
Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов күршеләренең шатлыклары белән уртаклашырга килгән.
- Мәчет халыкныкы булганда гына, аның эше барачак, - дип, ул үз җирлегендәге Аллаһ йортларының эшчәнлеге белән таныштырды. - Яңа Кормаш авылында 10 елдан артык эшләп килүче мәчетне халык яратып, үзенеке итеп кабул итте. Кичатна көнне ак яулыклы апалар укырга йөрсә, җомга намазына ир-атлар җыела. 10нан артык бала кышкы чорда оештырылган укуларга йөрде. Татар Суыксуында да шул ук хәл, Нур хәзрәтебез балалар өчен җәйге дини лагерьлар оештыра.
Ижау шәһәрендә яшәүче 85 яшьлек Сәйдел Тимершәех улы - әлеге изге йортны төзүдә төп иганәче дә. Үз вакытында төрле җитәкче вазифалар башкарган, тәэминатчы булган, дин юлына аяк баскан. Коръән укый, вәгазьләр сөйли, динне таратуга үз өлешен кертә.
Ижауда гомер итүче кардәшләреннән, туганнарыннан акчалата ярдәмнәр туплап, шушы мәчет төзелешенә акча кайтарып биргән. Әсмабикә Галиева исә авылдашларыннан акча туплауда үзеннән зур өлеш керткән. Татар Суыксуыннан Азат Бикмөхәммәтов та булышкан. Югары Урьядыда туып, Күҗәкәдә гомер итүче Сәяф Хаҗиев гаиләсеннән дә матди ярдәм зур. Ул әлеге вакыйга уңаеннан үзенең шигырен авылдашларына да җиткерде. Гомумән, мәчет төзүгә һәркем үзеннән хәләл өлешен кертеп калырга, савап алырга тырышкан. Аллаһның рәхмәте яусын һәрбарчасына да.
- Без аның төзелешен шуның өчен ашыктырдык: үзләренең акчаларын мәчет төзелешенә биргән өлкән кешеләребез үзләре исән чагында Аллаһ йортын күрсеннәр, анда барып, намаз укысыннар. Төзелешне ахырына кадәр башкарып чыгу өчен матди ярдәм кирәк әле. Бер-ике кеше генә мәчетне төзи алмый, бар халык бердәм булганда гына моңа ирешергә мөмкин, - диде Фикус Мөхәммәтов.
Мәчет манарасына айны Ильяс Зиннәтуллин урнаштырды. Бу минутларда имамнар Руслан хәзрәт Мортазин, Сәйдел хәзрәт Мөхәммәтов, Фәнил хәзрәт Фазлыев (Күҗәкәдән), Нур хәзрәт Хөсәенов һәм Түкедән Рафис Хәбиров тәкъбир әйтеп тордылар.
Югары Уръяды мәчете авылның нәкъ урта бер җирендә урнашкан. Монда электән дә мәчет булган, хәтта ташлары да сакланып калган. Бу урынны сайлауны барысы да хуплаган. Күҗәкә яклап килүчеләргә дә, Татар Суыксуы тарафыннан узучы юлчыларга да әллә каян күренеп тора. Югары Уръяды авылына, аның кешеләренә иман нуры таратсын, калебләрне йомшартсын. Авылларыбыздагы мәчетләр буш тормасын, халыкның мәгърифәте, гыйлеме артсын.
Актаныш имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Югары Урьядыда сөйләгән вәгазендә халыкны Аллаһка шөкер итеп яшәргә, ислам диненең нигезләре булган намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләрне үтәргә чакырды:
- Әлбәттә, ураза - ул бер сынаудыр. Шушы сынауга түзәргә кирәк. Әби-бабайларыбызның догасы хөрмәтенә безгә җиңеллек бирелде: авылларыбызда мәчетләр төзелә, аларда җәмәгать намазлары укыйбыз. Балаларыбызга дини сабаклар бирәбез. Әхлак-әдәпкә өйрәтәбез. Югары Уръядыда төзелгән мәчет тә ишекләрен ачуга, аксакаллы бабайларыбыз, ак яулыклы әбиләребез оныкларын җитәкләп алып килеп, хәзрәтләрдән гыйлемгә өйрәтсеннәр иде. Динебезне, җирлегебезне, милләтебезне куәтләүче кешеләр итеп тәрбияләргә насыйп итсен. Мәчет безгә кирәк, савап безгә кирәк. Киләчәгебез - балалар. Сабый чактан Аллаһы Тәгаләне танытып, шөкер кылып яшәргә кирәк, мөхтәрәм җәмәгать. Яшь чагында укы намаз, картайганчы күнегерсең, картайгач укыр идең, күнеккәнче күмелерсең, дигәннәр. Шуңа күрә, тәндә көч-куәт барда намаз укырга күнегеп калырга кирәк.
Мәңгелек ахирәткә баргач, Аллаһы Тәгалә бездән, иң әүвәл, намаз хакында сорар. Ахирәткә баргач җәннәтне казанып булмый, аны бары тик шушы дөньяда гына казанып була. Бу дөньяда йортларыбыз булсын, ашарыбызга җитсен, балаларыбыз укып, зур дәрәҗәләргә ирешсеннәр дип тырышабыз. Ахирәттә дә җәннәткә керер өчен ошбу дөньяда тырышырга, мәшәкатьләнергә кирәк. Шушы мәчет тулы булып, җомга намазлары укып, балалар җыеп, аларны укытып, догаларын алып, барыбызга да бу дөньяда һәм ахирәттә шатланырга-сөенергә насыйп әйләсен, иншалла.
Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге счетка акча күчерә алалар:
Реквизиты Банка
Банк: ПАО "Татфондбанк"
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Чернышевского, 43/2
Тел.: 8-800-100-03-03 (звонок по РФ бесплатный)
e-mail: tfb@tfb.ru
Реквизиты:
БИК 049232922
К/сч 30101810400000000922
ИНН 1653016914
Фикус Мөхәммәтовның телефон номеры: 8-919-639-14-62

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев